Газ заправкасында машина шартлаган

1 февраль көнне Мәләвез шәһәренең газ заправкасы станциясендә машина шартлаган. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсе хәбәр итүенчә, бу хәл “Элеватор мәйданы”ндагы 4нче ГАЗС территориясендә булган.

Мәгълүм булуынча, «Renault Logan» машинасының багаж өлешендә газ баллоны яткан һәм шул шартлаган. Бу вакытта машинада берәү дә булмаган. Шоферның гомерен бу вакытта касса янында булуы саклап калган.

Көчле шартлау мизгеле видеокамерага эләккән. Күз ачып йомган арада автомобильдән тимер өеме генә калган. Бәхеткә, зыян күрүчеләр, имгәнүчеләр юк.


Фикер өстәү