Йөкле хатыннарның хәмер куллануы сабыйларның туганда авырлыгы җитмәүгә һәм киләчәктә акыл сәләтләренең начараюына китерергә мөмкин. Бу хакта ТАСС Бристоль университетыннан (Бөекбритания) галимнәр төркеме үткәргән тикшеренү нәтиҗәләренә сылтама белән хәбәр итә.
Галимнәр авырлы хатыннарга спиртлы эчемлекләрне бөтенләй кулланырга ярамавын белдерә. Алар алкогольнең балаларның когнитив сәләтенә генә түгел, киләчәктә белем алуына да тискәре йогынты ясавын ассызыклый.
Экспертлар аңлатуынча, авырлы хатын спиртлы эчемлек кулланганнан соң алкоголь — башта канга, аннары плацентага эләгә һәм шуннан соң балага килә. Алкогольне аз гына куллану да баланың формалашып өлгермәгән ми күзәнәкләренә начар тәэсир итә, дип белдерә галимнәр.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat