«Дәүләт кешеләрне бушлай җирләргә тиеш»

Дәүләт кешеләрне бушлай җирләргә тиеш. Казанның җирләү хезмәтләрен оештыру идарәсе башлыгы Марат Ишкин “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесе белән әңгәмәсендә, “Җирләү эше турында” яңа закон проекты хакында сүз чыккач, шулай дип белдергән.

Баксаң, әлеге закон проекты инде 12 ел дәвамында языла, тикшерелә килсә дә, әле һаман Дәүләт Думасында раслануга әзер түгел икән. Җирләү тармагы бик күптәнге – 1996 елгы закон буенча эшләвен дәвам иттерә. “Кешеләребезнең дәүләт хисабына бушлай җирләнүен тели күңел. Без бит салым, төрле җыемнар түлибез… Гомер буе Пенсия фондына акча түләп тә, пенсия яшенә җитмичә, бакыйлыкка күчүчеләребез дә байтак. Анда җыелып барган дистәләрчә, йөзләрчә мең сумны кешеләрне соңгы юлга озатуга тотып булыр иде”, – дигән ул.

Әйе, гади халыкның күңеленә сары май булып ятардай фикер. Юкса күпләр, бүгенге җирләү хезмәтләре бәяләреннән куркып, ачуым да килмәгәе, пенсиягә чыккач ук диярлек, ашау-эчүдән, башкасыннан кысып, үлемтеккә акча җыя башлый. Балалары, якыннарына авырлык китерүдән куркып… Куркырсың да: әйтик, Казан зиратларында җирләү хезмәтләре хакы йөзләрчә мең сумга җитә. Башка шәһәрләрдә, хәтта авылларда да кешене соңгы юлга озату чыгымнары шалкан бәясе генә түгел. Олы яшьтәге кешеләрнең шул максатка акча җыю гадәтенең кайвакыт мошенниклар кармагына эләгүгә дә китерүен беләбез. Шул алдакчы бәндәләр аркасында, соңгы юлга дип берәмтекләп җыйган акчаларыннан коры калган әби-бабайлар юлыбызда һаман саен очраштырып тора лабаса.

Җирләүне оештыру турында яңа законның кабул ителүе бу тармакка тәртип кертер, бәлки, дип уйлаучылар арабызда да байтак. Зур шәһәрләрдә иң зур табыш китерүче бизнес төрләреннән берсе буларак саналуын күңел һич тә кабул итми. Якынын югалту хәсрәтеннән аңы томаланган кешедән акча суыруның нинди генә ысулын уйлап тапмыйлар бит!.. Шул ук вакытта зиратларны шәхси кулларга тапшыру турында да сүзләр йөри. Эшләр болайга китсә, бөтенләй дә зират янына барырлык булмас (кара юморым өчен гафу)…

Хәер, безнең илдә кайбер кешеләрне дәүләт исәбенә җирләү гадәте күптәннән бар анысы. Әйтик, Бөек Ватан сугышы ветераннарын, “Чернобыль” һәлакәтенең аянычлы нәтиҗәләрен бетерүдә катнашучыларны һ.б. җир куенына иңдерү чыгымнарын дәүләт үз өстенә ала. Туган-тумачалары булмаган кешеләргә дә, үлсәм, кем күмәр, дип кайгырасы юк. Ни генә дисәк тә, аек акыллы кеше күзлегеннән караганда, җирләү хезмәтләре күрсәтүне зур бизнеска әйләндерү, кеше хәсрәтендә акча эшләү дөрес түгел. Шуңа күрә Марат әфәнденең теләк-тәкъдиме коры сүздә генә калмыйча, кайчан да булса тормышка ашар, бәлкем, дип өметләнеп торыйк.

Валентина Семенова


Фикер өстәү