Татарстанда һава торышы: юеш кар һәм яңгыр көтелә

Иртәгә, 4 февральдә, Татарстан территориясендә аномаль җылы һава торышы саклана. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Вакыты белән юеш кар һәм яңгыр явуы ихтимал. Көчле җил уртача тизлектәгегә күчә һәм юнәлешен көньяктан көньяк-көнбатышка таба алыштырачак.

Республика территориясендә шулай ук томан һәм көчле бозлавык көтелә, бу хакта синоптикларга сылтама белән «Татар-информ» элегрәк хәбәр итте.

Һава температурасы төнлә дә,көндез дә -2дән +2 градуска кадәр булачак.


Фикер өстәү