Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Советы депутаты Габделхәй Кәримовның гомере вакытсыз өзелү сәбәпле, мәрхүмнең хатыны Илһамия Кәримова исеменә кайгы уртаклашу телеграммасын юллады.
Авыл хуҗалыгы тармагы профессионалы, талантлы җитәкче һәм җитештерүне оештыручы арабыздан китте, – диелә телеграммада. – Габделхәй Йосыф улы өч дистәдән артыграк вакыт дәвамында үзенең туып үскән Арча җирендә хезмәт итеп, агросәнәгать комплексын яңарту һәм үстерүгә саллы өлеш кертте, социаль проектларда, районны төзекләндерүдә актив катнашты. Сезнең һәм гаиләгезнең кайгысын уртаклашам. Бу кайгылы көннәрдә сабырлык, ныклык телим. Габделхәй Йосыф улы белән аралашкан, аның янәшәсендә эшләгән һәркемнең хәтерендә ул ачык йөзле, киң күңелле, хезмәт сөючән шәхес, өлгер җитәкче булып истә калыр.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat