Чирмешән районында бер ир-ат йорт җиһазлары өчен халыктан акча алган һәм качкан

Күптән түгел Чирмешән район суды мошенниклыкта гаепләнгән Әлмәт шәһәре кешесе Семен Фадеевка кагылышлы җинаять эшен карады.

Районда яшәүчеләргә җиһаз-мебель китерергә заказлар алучы яки башка хезмәтләр тәкъдим итүче 35 яшьлек бу ир-ат районда бер тапкыр гына булмаган.

Ул Чирмешәндә яшәүче белән 60 800 сумга аш бүлмәсе гарнитурасы сату-алу килешүе төзи. Беренчел кертем исәбенә, янәсе, клиентның 30 мең сум акчасын ала һәм югала. Шул ук ысул белән икенче кешенең аш бүлмәсе гарнитурасы һәм ишек-купе өчен 50 мең сум акчасына ия була.

Фадеев подряд килешүе һәм аңа акт төзеп, Ивашкино авылы кешесенең дә 12 мең сум акчасын кулга төшерә һәм әлеге сумманы үзе теләгәнчә туздыра.

Соңыннан билгеле булганча, әлеге мошенник корган «кармакка» районның башка кайбер кешеләре дә эләккән.

Гаепле кешенең алданган гражданнарга китергән матди зыянны үз теләге белән тулысынча яки өлешчә каплавын искә алып, район суды Семен Фадеевка карата, эш хакының 20 процентын дәүләткә тотып калу шарты белән, 1 ай да 6 айга төзәтү эшләренә хөкем итте.

«Безнең Чирмешән»

Фикер өстәү