Буран аркасында Татарстан аша уза торган бер трасса вакытлыча ябылган

Кичә буран аркасында бер участогы Татарстан аша уза торган М7 трассасы вакытлыча ябылды. Шул хактагы мәгълүмат «Приуралье» Федераль автомобиль юллары идарәсе» федераль казна учреждениесе сайтында урнаштырылган.

Идарә мәгълүматлары буенча, 20.30 сәгатьтә Р-240 Уфа – Оренбург юлының 112нче чакрымнан 316нчы чакрымга кадәрге участогында хәрәкәт чикләнгән. Моннан тыш, 22.00 сәгатьтә М5 «Урал» трассасының 1239нчы чакрымнан 1307нче чакрымга кадәрге участогы да (Татарстан һәм Башкортстан территориясе) ябылган.

Чикләүләр пассажир автобуслары, йөк транспорты һәм маршрут таксиларына кагыла.


Фикер өстәү