Татарстанлылар 23 феварльдә ничек ял итәчәге билгеле булды

Февраль аенда, Ватанны саклаучылар көне билгеләп үтелү сәбәпле, безне тоташ өч көн ял көтә. 23 февральнең якшәмбегә туры килүенә бәйле бу. Хезмәт һәм ял көннәре турында закон буенча якшәмбе ялы дүшәмбе – 24 февральгә күчерелә.

Алгарак китеп, март аенда да кыска эш атнасы булачагын әйтеп үтик. Чөнки 8 Март – Халыкара хатын-кызлар көне шулай ук якшәмбегә туры килә. Бу юлы да ял дүшәмбе – 9 мартка “сикерә”.

Гомумән алганда, быел кыскартылган сигез эш атнасы булачак. Берсе – Яңа ел бәйрәмнәреннән соң ук килгәне – үтте инде.


Фикер өстәү