Татарстан районнарында яман шешкә каршы үзәкләр ачылачак

Татарстан районнарында 2023 елга кадәр 9 амбулатор онкология каршы ярдәм үзәкләре ачылачак. Узган ел шундый үзәк декабрь аенда беренчеләрдән булып, Казандагы 21нче сырхауханә базасында оешкан.

Быел Яшел Үзән, Чаллы, Буа, Чистай, Әлмәттә эшли башлаячак. Ул хакта “Татар-информ” агентлыгында булган матбугат конференциясендә Республика клиник онкология диспансеры баш табибы урынбасары Альфир Хисаметдинов сөйләде. Үзәкләр беренче чиратта яман шеш диагнозын ачыклау өчен кирәкле җиһазлар белән тәэмин ителәчәк. Яман шеш белән авыручыларга химия дәвасы үткәреләчәк. Ул районнарда яшәүчеләргә әлеге хезмәтләр өчен Казандагы һәм башка шәһәрләрдәге диспансерларга барасы булмый.


Фикер өстәү