Грипптан дүрт кеше үлгән

Бу хакта Россия Сәламәтлек саклау министры урынбасары Сергей Краева Дәүләт думасының Сәламәтлек саклау комитеты утырышында белдерде, дип хәбәр итә РИА Новости.


Элегрәк «Роспотребнадзор» белдергәнчә, бер атна эчендә Россиянең 23 субъектында ОРВИ һәм грипп белән авыручылар саны арткан.

Өч яшьтән 14 яшькә кадәрге балалар авырудан аеруча зыян күрә, дип билгеләп үтелде.

Гриппны кисәтүнең төп ысулы булып вакцинация санала. Бүгенге көнгә Россиядә халыкның 50 проценттан артыгына (74 миллионга якын) прививка ясалган.


Фикер өстәү