Казанда 2,4 миллиард сум акчага нәрсә төзергә җыеналар?

“Зур Казан боҗрасы” юлын төзүгә тагын 2,4 миллиард сум акча бүлеп бирелгән. Бу акча Борисково бистәсеннән Техническая урамына кадәр яңа юл салуга тотылачак. Юл киләсе елның августында ачылырга тиеш.

Әмма “боҗра” булдыру өчен дистәләрчә шәхси йортны сүтәргә туры киләчәк. Шәһәр сүтелергә тиешле барлык күчемсез милекне сатып алуны күздә тота. Кемнәрдер моннан баш тартса, җирләр суд тәртибендә тартып алынырга тиеш. Инде узган елда ук Казан мэры Илсур Метшин бу хәлне: “Барысы да миллионлы шәһәр мәнфәгатьләрендә эшләнә. Автомобильләр саны елдан-ел арткан бер мәлдә “боҗра” юлын салмый калу мөмкин түгел”, – дип белдерде.


Фикер өстәү