Мөхәммәтшин Алабуга ветеранын җирләү турында: Гаеплеләр җәзага тартылачак

Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Казанда «Сугыш хатын-кыз эше түгел…» социаль-гуманитар проектын тәкъдим итү вакытында Бөек Ватан сугышы ветераны Хәниф Әшрәповны 2нче мөселман зиратында каберләр арасындагы юлда җирләүләренә карата фикерен белдерде.

«Ветераннарны хөрмәт белән җирләргә кирәк, — диде спикер, юл буенда җирләгән Алабуга ветераны вазгыяте турында искә төшереп. — ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы төркеме бүген минем йөкләмәм буенча Алабугага китте. Бу хәл Алабуганы бизәми. Хөрмәтле олы яшьтәге кешене тиешенчә җирли алмаганнар… Без аны яңадан җирләячәкбез. Башка мондый эшләргә юл куймаячакбыз, гаепле кешеләр җәзага тартылачак. Бу безнең изге бурычыбыз».

30 гыйнварда вафат булган һәм Алабугада 2нче мөселман зиратында каберләре арасындагы юлда җирләнгән Бөек Ватан сугышы ветераны Хәниф Әшрәповны зур хөрмәт белән күчереп җирләячәкләр.

«Татар-информ» элек 30 гыйнварда иртәнге 7дә ашыгыч ярдәм хезмәтенең ветеран адресы буенча чакыруга килүен һәм аның үлемен билгеләп китүен хәбәр иткән иде. Мәетне ярып карау турында карар кабул ителгән, чөнки үлемнең сәбәбе ачык булмаган.

Алабуга муниципаль районы җитәкчелеге матбугат хезмәтендә аңлатуларынча, туганнары ритуаль хезмәтләр күрсәтүче оешмага мөрәҗәгать иткән. Хезмәткәрләр, ветеранның якыннарының дини күрсәтмәләрне үтәү йөзеннән дигән үгетенә бирелеп, мәрхүмне төшкә кадәр күмәргә ашыккан һәм муниципалитет рөхсәтеннән башка кабер казыган. Җирләү урынын сайлауда туганнары катнашмаган. Көндезге сәгать 11дә мәет якыннарына бирелгән. Җирләү зиратта мулла барында гына җирләнгән. Алабуга шәһәре Башкарма комитетына җирләнүгә рөхсәт сорап 13.20 сәгатьтә мөрәҗәгать иткәннәр. Шулай итеп, муниципаль хакимият органнары ветеранны җирләүдә катнаша алмады, дип әйтелгән рәсми җавапта.

«Исән калган Бөек Ватан сугышында катнашучылардан интервьюларны ешрак алырга, фоторәсемнәр һәм тарихи документлар җыярга кирәк. Кадерле ветераннар, сез безгә кирәк. Без сезнең үрнәктә балаларыбызны тәрбиялибез», — диде бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе, республика ветераннарына мөрәҗәгать итеп.

Хәниф Әшрәп улы Әшрапов 1926 елның 5 маенда ТАССРның Чаллы районы Биклән авылында туа. 1943 елда, үз яшенә бер ел өстәп, үз теләге белән фронтка китә. 352нче укчы полкында пулеметчы булып хезмәт итә, Япония белән сугышта катнаша. Җиңү яулаганнан соң Владивостокта хезмәт итә. Туган якларына 1950 елның 7 сентябрендә кайта. Алабугада 2008 елдан бирле кызы янында яши. Аны җирләгәннән соң Алабугада яшәүче Оксана Канцерене бабасы Хәниф Әшрәповны зиратта «юл уртасында» җирләделәр, дип белдерде.


Фикер өстәү