№ 2728415, 30.09.2019
Алиев Батразны эзлим фото
Туган елы: 1974
Эзләү урыны: Татарстан республикасы
Эзләү вакыты: 2002 елдан
Әтиемне эзлим. 2002 елның март башында ул абыйсы белән Татарстанның Нурлат шәһәренә акча эшләргә дип киткән иде. 28-29 март тирәсендә машинадан төшеп калган да хәбәрсез югалган. Мин 6 яшьтән әтисез интегәм! Бик тә табасым килә! Аны күрер өчен җирнең теләсә кайсы почмагына китәр идем!
Алиева Фатыйма
№ 2728284, 30.09.2019
Садыйкова Альбинаны эзлим
Туган елы: 1990
Эзләү урыны: Татарстан республикасы
Эзләү вакыты: 2007 елдан
Элмуродов Алишер Нурмөхәммәтович үзенең яшьлек мәхәббәте Садыйкова Альбинаны эзли. Аның белән 2007 елны Казанда очрашкан. Өч ел бергә яшәгәннәр, 2010 елны туган җире Үзбәкстанга кайтып киткән. Аларның 2010 елгы уртак кызлары — Садыйкова Софья Алишеровна бар.
Вәлиева Илүзә
№ 2728190, 30.09.2019
Агумерова Рузалияне эзлим фото
Туган елы: 1973
Эзләү урыны: Татарстан республикасы
Эзләү вакыты: 2014 елдан
Хәерле көн. Киявем үтенече буенча язам. Ул әнисен эзли. Соңгы тапкыр Казахстанда күрешкәннәр. 2014 елны юкка чыккан.
Зарифуллин Рифат фото
№ 2727537, 24.09.2019
Хәнифне эзлим
Туган елы: билгесез
Эзләү урыны: Татарстан республикасы
Эзләү вакыты: билгесез
Әтиемне эзлим. Аны беркайчан да күргәнем юк. Хәниф исемле, якынчы 1960-64 елгы. Түбән Кама районыннан. Казан ветеринария институтында укыган. 1982-83 елларда, беренче курста укыганда ипподромда (атлы милиция) эшләгән. Ни кызганыч, фамилиясен белмим.
Сәйфуллина Мария
№ 2727401, 22.09.2019
Гайнетдинов Шәйхнурны эзлим
Туган елы: билгесез
Эзләү урыны: Татарстан республикасы
Эзләү вакыты: 1992 елдан
Әбием Матиева Рушания исемле иде. Аның Шәйхнур һәм Мансур исемле ир туганнары булган. Мин Шәйхнурның хатыны Әлфия апаны һәм балалары Илшат белән Илнарны эзлим. Хәбәр бирсәгез иде.
Матиева Диляра
№ 2727207, 20.09.2019
Ашуров Шарофидинны эзлим фото
Туган елы: 1964
Эзләү урыны: Татарстан республикасы, Мәскәү
Эзләү вакыты: 2000 елдан
Әтиемне эзлим.
Ашуров Хуршед фото
№2726957, 19.09.2019
Богданова Раисаны эзлим
Туган елы: билгесез
Эзләү урыны: Татарстан республикасы
Эзләү вакыты: 2001 елдан
Мин абзам Богданов Иван Ивановичның хатыны Богданова Раисаны эзлим. Иван — аның элеккеге ире, ул күптән вафат инде. Раиса Кыргызстанның Токмак шәһәрендә яшәде, аннан Татарстанга кайтып китте. Шуннан бирле аның хакында бернәрсә дә ишеткәнебез юк. Бик тә табасы килә.
Фазлиәхмәтова Юлия
№ 2726884, 18.09.2019
Жанов Шәрәфетдинне эзлим
Туган елы: билгесез
Эзләү урыны: Татарстан республикасы
Эзләү вакыты: 1800 елдан
Төркиядән коллегалар әтисе ягыннан туганнарын эзлиләр. Бабаларының исеме Жанов Шәрәфетдин яки Гарафетдин, бәлки шундыйрак вариантта башкача булырга мөмкин, 1800 еллар ахырында алар таралышканнар. Туганнары Стамбулда яши.
Жанов Шәрәфетдин
№ 2726787, 17.09.2019
Ибраһимов Гумәрне эзлим фото
Туган елы: билгесез
Эзләү урыны: Татарстан республикасы
Эзләү вакыты: 1969 елдан
Әтием Бектимиров Линнур хезмәттәше Ибраһимов (Сөләйманов) Гумәрне эзли. Алар Тын океан флотында атом су асты кймәләренең коткаручы кораблендә хезмәт иткәннәр, хәрби часть — 69099. Гумәрнең 1967 елда Арча районыннан чакырылганын белә. Инде ничә еллар аны табарга ярдәм итүебезне үтенә. Фамилиясен генә төгәл хәтерләми. Әллә Ибраһимов, әллә Сөләйманов, ди. Табарга ярдәм итсәгез иде. Алдан ук рәхмәтләребезне җиткерәбез.
Бектимиров Линнур
№ 2726781, 17.09.2019
Мумминов Хәйрулланы эзлим
Туган елы: 1980
Эзләү урыны: Татарстан республикасы
Эзләү вакыты: 2006 елдан
Абыемны эзлим. Ул 2006 елда югалды. 2005 елны Казанга акча эшләргә китте, шалтыраткалады. Төрле эшләрдә эшләде. Аннан элемтә өзелде. Аны бер ябык өйдә коллыкта эшли дип тә ишеттерделәр.
Хәмидова Нигора
№ 2726345, 13.09.2019
Караева Зөләйханы эзлим
Туган елы: 1957
Эзләү урыны: Татарстан республикасы
Эзләү вакыты: билгесез
Әтием ягыннан туган апам.
Караев Машраф
№ 2726323, 13.09.2019
Мингалиев Равилне эзлим фото3
Туган елы: 1968
Эзләү урыны: Татарстан республикасы
Эзләү вакыты: 1988 елдан
Без аның белән Әфганстанда хезмәт иттек. Кандагарда, ГСМның 9 ротасында 1987 елның көзендә танышкан идек. Мин аның бары тик Татарстаннан икәнлеген генә беләм. Без засадага эләктек тә, ул яраланды. Аны әллә Ташкентка, әллә Мәскәүгә госпитальгә җибәрделәр. Миңа хат та җибәргән иде. Шуннан соң элемтәбез өзелде.
Осланов Нурболат
№ 2725561, 05.09.2019
Холбобоев Юсуфны эзлим фото
Туган елы: 1951
Эзләү урыны: Татарстан республикасы, Самара өлкәсе
Эзләү вакыты: 2000 елдан
Ул Татарстанның Алексеевск районында таксист будып эшләде. Мадиева Чамила исемле хатыны (якынча 1963 елгы), Кадреддин, Диләфрүз, Замирә исемле өч баласы бар иде. Алар Алексеевск районының Көрнәле авылында яшәделәр. 2000 елның 26 августында аның машинасын Казан – Базарлы Матак юлында янып беткән килеш таптылар. Кешесе булмаган. Мин – аның Таҗикстандагы хатыны, ике балам бар.
Кодирова Хокимой фото
№ 2724828
Хәкимов Арсланны эзлим, 28.08.2019
Туган елы: 1973
Эзләү урыны: Татарстан республикасы, Мәскәү
Эзләү вакыты: 1998 елдан
1999-2003 елларда Уфа шәһәре янындагы Алкино 2 яшерен частьта прапорщик булып хезмәт итте.
Хәкимова Роза
№ 2621593, 29.08.2017
Билгесез Билгесез
Туган елы: 1965
Эзләү урыны: Татарстан республикасы
Эзләү вакыты: 1965 елдан
1960 елларда Коновалов Вячеслав Алексеевич белән очрашып йөрдем. Балага уздым. Соңга калып кына йөклелекне өзәргә туры килде. Бу 1965 елның гыйнвары яки феврале иде. Әлеге хәл Зур Кызыл урамындагы ГИДУВның гинекология бүлегендә булды. Аннда минем тутам Артемьева Анна Федоровна шәфкать туташы булып эшли иде. Ул миңа, бала тәрәзә төбендә калган да туңып үлгән, диде. Икенче көнне мин аңа баланы күмәргә кирәклеге турында искәрттем. Ә ул, аны каядыр алып киттеләр, диде дә миңа башка сүз әйтмәде. Ул китеп барды, тора-бара мин бу хакта оныттым.
2016 елның 27 октябрендә икетуган апам Оленина Мария Васильевна миңа баламның исән-сау икәнлеген әйтте. Шул көннән бирле мин бик дулкынланам, дөресме- юкмы дип, һаман шул хакта уйланып йөрим. Баламны табарга телим.
Шустова Евдокия
№ 2621169, 25.08.2017
Мәхмүтова Маһинурны эзлим
Туган елы: билгесез
Эзләү урыны: Татарстан республикасы, Үзбәкстан, Ташкент шәһәре
Эзләү вакыты: билгесез
Әтием ягыннан 1935-1936 елгы әбием Мәхмүтова Маһинурны эзлим. Әтием — Хөснетдинов Илгиз Шәмсунович. Мәхмүтова Маһинур Үзбәкстанның Ташкент шәһәрендә яшәгән. Татарстанның Мамадыш районындагы Югары Кыерлы (Верхний Берсут) авылында туган. Улын (минем әтиемне) каенанасына калдырып, кияүгә чыккан һәм Үзбәкстанга китеп барган. Әтиемне бабам үзенә алган, өйләнгән. Шулай итеп, әтием үги әни белән үскән. Әбиемнең балалары күп икәнлеге билгеле. Бәлки, эне-сеңелләремне табарга насыйп булыр.
Сафиуллина Ләйлә
№ 2620427, 18.08.2017
Измайлов Абдуалимны эзлим
Туган елы: 1936
Эзләү урыны: Татарстан республикасы
Эзләү вакыты: 1979 елдан
Казанда туып үскән. Беренче никахыннан өч кызы бар. Минем әни белән никахлары рәсми төстә теркәлмәгән.
Осипова Эльза
№ 2619795, 13.08.2017
Шәрипов Илгизне эзлим фото 2
Туган елы: билгесез
Эзләү урыны: Татарстан республикасы
Эзләү вакыты: 1967 елдан
Армиядә бергә хезмәт иткән дустымны эзлим. 1963-67 елларда Төньяк флотта хезмәт иттек. 1967 елның гыйнварыннан 25 октябренә кадәр адмирал Владимирский Лев Анатольевич җитәкләгән махсус Экваториаль экспедициядә катнашты. Безнең хезмәт иткән урын – АПЛ К -128, командир Шаров Петр Федорович, 1930 елгы, хәрби часть — 63854. Шәрипов Илгиз Татарстанда яшәде.
Щербак Василий
№ 2619758, 18.08.2017
Рәүпов Шәнгәрәйне эзлим фото
Туган елы: 1966
Эзләү урыны: Татарстан республикасы
Эзләү вакыты: 2002 елдан
Без 2001 елны әти-әни белән Ставрополь краеннан Түбән Кама шәһәренә күчеп килдек. Яшәргә урыныбыз булмау сәбәпле, танышларыбызда тордык. Әти эчә башлады. Әнинең ике юлы бар иде: беренчесе — аның белән китеп, ике бала белән урамда калырга, икенчесе – әтине куып чыгарырга. Ул икенчесе сайлады. Әти шуннан соң базарда йөкче булып эшләп йөрде. Аннары, апам әйтүенчә, ташчы булып Яңа Чишмә районында эшләгән. Ул аннан бер тапкыр безнең янга килгән булган. Апам аны 2002 елның 31 декабрендә күргән. Яхшы киенгән булган. Гафу үтенгән һәм китеп барган. Шуннан соң күренмәде.
Рәүпов Абдурәүф фото
№ 2619402, 10.08.2017
Юсупов Таһирны эзлим
Туган елы: 1960
Эзләү урыны: Татарстан республикасы
Эзләү вакыты: 2002 елдан
Әтиемне табарга ярдәм итүегезне сорыйм. Миңа аның Казанда яшәгәнлеге билгеле. Шулай ук аны кызы Юсупова Олеся үтергән дип тә ишеттем. Әтиемнең исәнме-юкмы икәнлеген беләсем килә. Булмаса, каберен табасы иде. Казанда Гуля, Неля, Зилә исемле кыз туганнарым барлыгы да билгеле.
Юсупова Екатерина фото
№ 2619401, 10.08.2017
Юсупова Олесяны эзлим
Туган елы: 1984
Эзләү урыны: Татарстан, Чуашстан республикалары
Эзләү вакыты: 2002 елдан
Бертуган кыз туганымны эзлим. Әтиемне үтереп, Чуашстанда колониядә утырганы билгеле. Бу дөресме-юкмы икән? Шуны беләсе иде.
Юсупова Екатерина
№ 2619384, 09.08.2017
Шәмсетдинова Данияне эзлим
Туган елы: билгесез
Эзләү урыны: Татарстан республикасы
Эзләү вакыты: билгесез
Данияне әнием эзли. Ул – фотода кәләш. Ни кызганыч, әнием хәзер бик хәтерләп бетерми. Әмма алар яшь чакта дуслар булганнар. Бергә Тукай урамындагы тегү фабрикасында эшләгәннәр. Фотога 1975-76 елларда төшкәннәр. Тагын Даниянең әти-әниләрендә, Арча районының Әтнә авылында кунакта булганнарын хәтерли.
Ярмиева Лилия
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat