Татарстанның халык артисты Салават ике тамашачысына бүләкләр тапшырган

Кичә Мамадыштан Салаватның концерты булып узды. Тамашачылар арасында кемнәр генә булмаган.  Әмма Салават күңеленә 93 яшьлек Мәлүфә һәм 89 яшьлек Флера апалар кереп калган.

Бу әбиләр Салаватка күптән гашыйк икән. Җырчы үзе дә аптырап калмаган, мәхәббәтен белдереп Мәлүфә әбигә йөрәкле мендәр бүләк иткән. Әби хәзер шул мендәрдә йоклап, 100 гә җитсәм иде дип тели икән. Мәлүфә әби кызы белән яши.  Ул шушы көннәрдә туган көнен уздырган. Килгән кунакларны үзе пешергән бәлеш белән сыйлап, табын әзерләгән.

Салават исә, әбиләр белән фотога төшеп, видео яздырткан. “Һәр әнинең, хатыннарыбызның шушы яшькә җитүләрен телим”, – дигән ул.


Фикер өстәү