Ни өчен чатнаган савыт-сабаны өйдә тотарга ярамый?

Тормыш булгач, төрле хәлләр була, савыт-саба чатнарга да, ватылырга да, кителергә дә мөмкин. Күп кеше, андый савыт-саба кайгы китерә, дип әйтә. Нинди кайгы китерә икән ул? 

Бу хакта Пәйгамбәребез Мөхәммәднең (с.г.в.) хәдисе бар: “Аллаһның илчесе (с.г.в.) ватылган савыттан эчүне һәм эчемлеккә өрүне тыйды”. Ислам галимнәре мондый савыт-саба куллануны катгый тыймаган, ләкин кирәксез гамәл дигән хөкем чыгарган. Алар Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) әлеге тыюын савытның чатнаган, кителгән урыннарына җыелган зарарлы организмнардан саклану өчен дип язып калдырган. Имам әт-Тәхави “Шархумаани-асар” китабында бу турыда искә ала.

Без ашханәләрдә чатнаган, кырыйлары кителгән савыт-саба куллануның рөхсәт ителмәгәнлеген беләбез. Теләсә кайсы ватык, хәтта сизелер-сизелмәс кенә чатнаган-кителгән урыны булган савытта да микроблар, зарарлы бактерияләр җыела икән.

Чатнаган савытларда яшәүче бактерияләрнең берсе — протей таякчыгы. Ул черү бактерияләренә керә. Азык калдыклары булган урында озак саклана һәм үрчи (савытның ватылган-чатнаган урыннарында). Шуңа күрә бары тик яхшы, ватылмаган савыт-саба гына кулланыгыз.

 nur.tatar 

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү