Җәй дә җылы булырмы?

Халыкара тикшеренү үзәге хәбәр итүенчә, дөньяның башка төбәкләре белән чагыштырганда, Россиядә һава торышының җылынуы ике тапкыр тизрәк булачак. Моңардан чыккан нәтиҗә шул: быелгы җәй бездә шактый эссе булачак.

 

Сүз дә юк, җылы җәй безгә нык тансык. Әмма Россиянең үзәк регионнарында моңа кадәр үк нык җылытачак. Күзәтүләрдән күренүенчә, быелгы кышта Тверь, Брянск, Смоленск өлкәләрендә явым-төшем бик аз булган. Шуңа бәйле анда җир катламында дым да аз көтелә. Бу төбәкләрдә яз кызу көннәр белән башланачак, дип фаразлый синоптиклар. Мәсәлән, мартта апрельдәге кебек җылы көннәр киләчәк.


Фикер өстәү