Пластик шешә ярдәмендә суган үстерергә өйрәтәбез

Яшел кыяклы суганны аш-суда еш кулланабыз. Әле бакча сезонына иртәрәк, әмма суганны тәрәзә төбендә үк үстерә башларга була инде.

Кирәк була: пластик шешә (1,5–5 литрлы), паяльник (яки кайнар кадак), вак суган, дренаж, туфрак.
Иң элек, шешә төбендә тишекләр ясыйбыз. Аннары төптән 5–6 см чигенеп, шахмат тәртибендә шешә биеклеге буенча суган утырту өчен тишекләр тишәбез. Аларның диаметры суганныкыннан бераз кимрәк булырга тиеш. Аннан соң шешәнең өске өлешен кисеп алабыз. Шешәне туфрак белән тишемнәрнең беренче рәтенә кадәр тутырабыз, тыгызлыйбыз. Әзер суганнарны салабыз (тишемнәрдән күренеп торсыннар), туфракны икенче рәт тишемнәргә кадәр тутырабыз, тыгызлыйбыз. Шешә тулганчы шулай итәбез, ахырдан су сибәбез.

Суганны кичтән суга салып калдырсагыз, яхшырак булыр.


Фикер өстәү