КФУ профессоры ял көннәренә һава торышын нинди булачагын әйтте

Казан халкын киләсе ял көннәрендә көтеп алынган кышкы салкыннар һәм бу кыш өчен иң салкын төн көтә. Бу хакта бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы корреспондентына КФУ Экология һәм табигатьтән файдалану институтының метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире, профессор Юрий Переведенцев хәбәр итте.

«РФ Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе фаразына караганда, шәһәр халкын бу атнада шимбә һәм якшәмбе көннәрендә ныклы салкын көннәр көтә. Уртача тәүлеклек температура нормадан түбән булачак, чөнки төнге температура шактый түбән күзәтелә. Бу кышның иң салкын төне 8еннән 9 февральгә булачак, ул вакытта һава температурасы -22 градуска кадәр төшә. Безне чын рус кышы көтә», — дип сөйләде ул.

8 февральдә көндез Татарстан башкаласында 12 градуска кадәр салкын көтелә. 9 февральдә көндез -14 градус салкын булачак, ә якшәмбедән дүшәмбегә каршы төндә термометр баганасы -17 градуска кадәр төшәчәк. Әмма бу суыту кыска вакытлы булачак. 10 февральдә шәһәрдә кабат җылытачак, көндез -4 градус, ә 11 февральдә көндезге сәгатьләрдә -3 градус булачак. Якын көннәрдә шәһәрдә көчле явым-төшем көтелми.

ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе фаразлары буенча, 7 февральдә Казанда аязучан болытлы һава көтелә. Урыны белән бераз кар явачак. Көньяктан, төньяк-көнбатышка таба үзгәрүчән талгын җил көтелә. Төнлә һаваның минималь температурасы -9..-14 градус, аязган вакытта -19 градуска кадәр фаразлана. Көндез максималь һава температурасы -7..-12 градус. Юлларда бозлавык булырга мөмкин.

8 февральдә аязучан болытлы һава көтелә. Урыны белән бераз кар явачак. Җил төньяктан, төньяк-көнбатыштан була. Төнлә һәм иртән минималь һава температурасы -11..-16 градус, аязган вакытта -21 градуска кадәр фаразлана. Көндез максималь һава температурасы -9..-14 градус. Юлларда бозлавык саклана.

РФ Гидрометеорология һәм әйләнә — тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, февраль аенда Казанда явым — төшемнең уртача суммасы 34 мм тәшкил итә, ә март аенда — 33 мм.Февральдә уртача айлык температура -10,1 градус, ә март аенда -3,9 градус булачак.

«Татар Информ»

Фикер өстәү