Актанышта җитәкчеләр спартакиадасы узган

Төрле оешма-предприятиеләр җитәкчеләре, мәктәп директорлары, җирлек башлыклары өчен барлыгы җиде төр ярыш оештырылган.

Алар “Бүләк” чаңгы юлында җитезлекләрен күрсәткән, “Лачын” боз сараенда шорт-трек, “Дулкын” бассейнында йөзү ярышларында катнашкан. Иң күңеллесе “Батыр” спорт сараенда булган: “нәчәлник”ләр биредә бадминтон, гер күтәрүдә көч сынашканнар. Спартакиада волейбол уеннары белән тәмамланган.


Фикер өстәү