Әлмәт кызлары ирекле көрәш буенча республика чемпионатында өч медаль алды

1-3 февраль көннәрендә Тәтештә ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында ирекле көрәш буенча Татарстан Республикасы Чемпионаты узды. Киеренке көрәш нәтиҗәсендә, Әлмәт кызлары ике көмеш һәм бер бронза медаль алып кайтты. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Анда бөтен республикадан сиксәнгә якын спортчы катнашты. Чемпионатта шәһәр данын Олимпия резервы спорт мәктәбендә шөгыльләнүче 6 спортчы яклады.

Киеренке көрәш нәтиҗәсендә, Әлмәт кызлары ике көмеш һәм бер бронза медаль алып кайтты. Ярыш нәтиҗәләре буенча икенче урынга 59 кг авырлык категориясендә Елена Потапова һәм 76 кг авырлык категориясендә Ольга Романова лаек булды.

Алардан беразга гына калышып Мелиса Зелинкич 76 кг авырлык категориясендә өченче урынны алды. Алар тренерлары Э. Насыйбуллина белән шөгыльләнә.

«Әлмәт таңнары»

Фикер өстәү