Марат Әхмәтов Сарманда яңа йортны файдалануга тапшыру чарасында булды

Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов Сарман районы үзәгендә 18 фатирлы яңа күпкатлы йорт файдалануга тапшыру чарасында булды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Фатир алучыларның шатлыгын иң элек район башлыгы Фәрит Хөснуллин уртаклашты, яңа йорттан фатир алучыларга бәхет, куанычлы тормыш теләде. Соңыннан сүз Марат Әхмәтовка бирелде.

«Йортлы, фатирлы булу — гомер эченә бер генә тапкыр була торган күңелле вакыйга. Алган фатирларыгыз җылы булсын, аларда бәхетле, куанычлы гомер кичерегез», — диде ул.

Йортны төзүдә хезмәт куючыларга район башлыгының Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Фатир алучылар исеменнән Айгөл Минһаҗева чыгыш ясады һәм фатирлы булу, фатир алу мөмкинлеге тудырган өчен Татарстан Республикасы, республика Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды, район җитәкчелегенә рәхмәт белдерде.

https://vatantat.ru/2020/01/marat-%d3%99hm%d3%99tov-bashta-%d2%afze%d2%a3ne-%d2%97i%d2%a3%d3%99rg%d3%99-kir%d3%99k/

Район башлыгына шулай ук символик ачкыч тапшырылды. Кызыл тасманы кисү хокукы Марат Әхмәтовка, Җәүдәт Салиховка һәм Фәрит Хөснуллинга бирелде.

Соңыннан кунаклар Илнур һәм Айгөл Минһаҗевларның фатирында булды. Әлбәттә, кунаклар, яңа өйне котлап, мул бүләкләр белән килгәннәр иде.

Тантанада Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, Суд департаменты идарәсе начальнигы Җәүдәт Салихов, Дәүләт Советы депутатлары Марат Галеев, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды башкарма директоры М.Зарипов, «Челтәр компаниясе» генераль директоры Илшат Фәрдиев һәм башкалар катнашты.


Фикер өстәү