Фирдүс Тямаев: “Башта кызык иде, аннары мәгънәсен аңладым”

“Авыл кешеләре миңа иң авыр вакытта ярдәм итте. Мин дә авылга хәлемнән килгәнчә булышам. Картаймыш көндә барыбер шунда кайтасы”. Түбән Нурлат авылыннан килгән хатка ачыклык керткәндә, Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев әнә шулай диде.

Хатта болай диелгән:

“Түбән Нурлат авылының мәдәният йорты күп еллардан бирле ярым җимерек хәлдә иде. Авыл халкы бик борчылса да, яңа мәдәният йортын төзү һаман да кичектерелә бирде. Ниһаять, авылдашыбыз Фирдүс Тямаев тырышлыгы белән яшьләр иске бинаны сүтәргә керештеләр. Фирдүс, үзе гастрольләрдә йөргән вакытта, энесе Фирзәргә авыл яшьләре белән шул эшне оештырырга кушкан булган икән. Эшләгән өчен акчасын да түләгән. Киләсе җәйгә яңа мәдәният йорты балкып торыр дип өметләнәбез. Бу юлларны язганда, балачакта укылган бер әкият искә төште әле. Имеш, кешеләр караңгылыкта калып, юл табалмый адашкач, Данко, йөрәген яндырып, юлны яктырткан. Мин Фирдүсне шул әкият героена охшаттым”.

Тәзкирә Алякимова.

Нурлат районының Түбән Нурлат авылы

Фирдүс Тямаев хатта язылганнарга мондый аңлатма бирде:

– Нурлат шәһәрендә мәдәният йорты булгач, Түбән Нурлат мәдәният йорты онытылды. Ул 19 ел элек ничек ремонтка тукталган булса, шулай тик торды. Клубны яптылар, дискотека өлеше генә эшләде. Ә бит аның залы гына да 350 кеше сыйдырышлы иде. Шуннан, авылны ничек тә булса җанландырып җибәрү өчен, “Тямайфест” уздыра башладык. Кунаклар каян гына кайтмады, ә бу бина, авылны ямьсезләп, тик тора. Уйладым да район башлыгына: “Клубны төзәтик әле, авыл мәдәниятен үстерүгә үзем дә булышыр идем”, – дип мөрәҗәгать иттем. Авыл кечкенә түгел, беткән авыллар рәтендә дә тормый. Түбән Нурлатта барлыгы бер меңнән артык кеше яши, яшьләр дә күп. Алар ял саен биш чакрым ераклыктагы мәдәният йортына йөри алмый бит инде. Рәхмәт “глава”га, тәкъдимне кабул итте, эш башланды. Нәтиҗәдә дәүләт авылда муниципаль театр оештырырга рөхсәт бирде. Ул театр эчендә үзебезнең студиябез дә булыр дип ниятләп торам, төрле түгәрәкләр дә оештырырбыз. “Искегә тисәң, исең китәр” дигән сүз бар. Белгечләр дә, бу бинаны ремонтлаганчы яңасын салу отышлырак, диделәр. Шуннан 1 февральгә кадәр ике катлы йортны сүтәргә дигән шарт куелды. Чөнки яңа клубны өлгертү вакыты бик кыска.

Безнең авылның үзәк урамына гына асфальт салынган. Быел өч урамга таш салдырган идек инде. Халыктан берәр мең сум акча җыеп, җитмәгәненә өстәп, таш өстенә кырган асфальт түшәтеп чыктык. Бу эш үземә дә ошап китте. Калган урамнарга да кирпечен түшәрбез дип, мин бу клубны сүтүне үзебезгә бирүләрен сорадым. Иштергән өчен егетләргә үзем түлим, кирпечләрен урамнарга җәябез, дидем. “Глава”, минем хәлгә кереп, клубны сүтүне безнең карамакка калдырды. Егетләргә эшләгән өчен көненә мең ярым сум түләдем, техника өчен чыгымнарны да капладым. Кирәк материалларны мәчеткә дә тапшырдык. Чөнки ике мәчетебезнең берсе үзенә ашханә салырга җыена. Калган материаллар да әрәм булмаячак. Чөнки безнең әле әрәмәбез бар, чишмә ачарга җыенабыз. Ә кирпече тагын берничә урамны таш юллы итте. Киләчәктә бер трактор белән бер “КамАЗ” алып, иске биналарны сүтеп, барлык юлларны да ташлы итәргә исәп бар.

Фирдүс Тямаев әйтүенчә, узган елны үзе оештырган фестивальгә 20 меңгә якын кеше җыелган. “Әлеге фестивальне башлаганчы ук, олы күперне төзекләндердек, тагын бер бәләкәй күпер төзеттек”, – дип сөйләде ул. Авылның иске тиреслек урынын чүп-чардан арындырып, шунда алмагач белән чия бакчасы ясарга ниятләве турында да әйтте.

Җырчы журналистларга үпкәсе барын да яшермәде. Аның әйтүенчә, начарлыкны тиз күреп алалар, яхшы әйберне күрмиләр. Авыр хәлгә калгач, аны авыл халкы гына яклаган:

– Яшьләрне авылда калдырасы иде. Аның өчен берәр ферманы алып, бер йөз кешене эшле итү уем бар. Ләкин кайдан, ничек башларга белмим. Минем бүген исемем бар, ләкин терәк булучы юк. Ферма алыргамы, цех салыргамы – авыл өчен нәрсәдер эшлисем килә. Нурлатта салган өем бар, җәй көне авылда яшим. Картлык көнемдә барыбер авылга кайтачакмын. Авылым бик әйбәт, халкы яхшы, үзара бик дус алар. Минем шушы дуслыкны югалтасым килми. “Тямайфест” уздыруның сәбәбе дә шул. Авыл таралып беткән иде, шушы бәйрәм бер-беребезгә якынайтты. Баштан кызык өчен үткәрдем, хәзер аның нәрсәгә кирәк икәнен аңладым. Халык килә башлагач, юллар тәртипкә китерелә, авыл кешеләре, чыгып, әрәмәне чистарта, чәчәкләр утырта. Мин бу бәйрәмгә Президент та килмәсме дип хыялланам әле.

Түбән Нурлатта шундый өметләр белән яшиләр. Ә сездә ни хәлләр?

Гөлинә Гыймадова


Фикер өстәү