“Бу – минем туган авыл!” бәйгесенә: Шушмабаш әртистләре

“Ватаным Татарстан” газетасы авылны һәм авыл кешесен зурлау максатыннан “Бу – минем туган авыл!” дигән зур бәйге игълан иткән иде! Бәйгегә килгән язмаларны сезгә дә тәкъдим итәбез. 

Сыйныфташым Динә Әхмәтҗанова – авылның мәдәни-спорт үзәге директоры вазифасында. Кайткач очрашырга дип килешсәк тә, аның буш вакыты булмый: гел эштә.

– Улым да: “Сыйныфташ малайлар әтиләре белән чаңгыга чыга, каядыр бара, ә сез гел клубта”, – дип зарлана. Берәр чара уздырыйм дисәң, чапмый булмый шул, җаным. Тегесе кирәк, монысы… Концертны карарга гына рәхәт, оештыра башласаң, чәчләр агара. Ярый әле бездә яшьләр ык-мык килеп тормый, үзләре үк инициатива күрсәтә. Клубны сакларга кирәк – авыл тормышына җан өреп торучы учак бит ул. Җәй айларында халыкның үз хуҗалыгында мәшәкать җитәрлек, көзге эшләр тәмамлангач, ул бушый, ә безнеке арта, – ди Динә.

Дөрес, клуб та, китапханә дә халыкка ел әйләнәсе хезмәт итә, шулай да мәдәни тормышның иң кызган чагы – елның салкын чоры.

Хәзер артистлар авылларга чыгарга атлыгып тормый, чөнки алар күнеккән финанс кереме юк. Күрәсе килгән кеше район үзәгенә яисә Казанга бара. Андый мөмкинлеге булмаганына нишләргә? “Планда бер буш көн дә юк. “Урам концерты” традициясен яңартып җибәрдек. Бездә бит алар унбер, атнаның бер көнендә уздырсаң да, кыш үтте дигән сүз. Мин аларны ял көннәренә көйләргә тырышам – читтә яшәүче авылдашлар да карасын, дим. Интернет челтәре әйбәт эшли: концерт турында хәбәр “ә” дигәнче тарала. Кечерәк урамнарны берләштерәбез, чөнки кайберләрендә кеше аз яши”, – дип аңлата Динә. Үзләренең һәвәскәр операторы бар – Алмаз Миргазиев. Ул клубта узган чараларны урнаштырып бара. Моннан тыш егетнең актерлык таланты да ачылган.

“Ялларда кайтсаң, яшьләрем әзерләгән спектакльне карамый китмә”, – дип яза “ватсап”ка Динә.

Үзенекедәй “яшьләрем” дип торган клуб директорына каршы килү кыендыр, дисәм, бу яшьләрнең үз инициативасы икән  бит. “И, минем яшьләрем! Авыз ачарга да өлгермим, “Нишләргә?” – диләр. Алар “Әлепле әртистләре” спектаклен “Шушмабаш әртистләре” итеп үзгәртеп сәхнәләштерергә тәкъдим иткәч, куркып калдым. Камал театрына тиңләшеп булмас, билгеле, шулай да “әйдә ярарга” эшләргә дә яратмыйм. Яшьләр дә белә минем бу якны. “Булдырабыз!” – дигәч, каршы килмәдем. Репетицияләр төн уртасына кадәр барды, көч-хәл белән куып кайтарам үзләрен. Менә нинди яшьләр яши Шушмабашта!” – дип тезепме-тезә Динә.

Карадым спектакльне һәм аның сүзләре хак булуына инандым. Үземә дә аңлашылмый торган бер хис кичердем бу минутларда. Күзем – сәхнәдә, ә башта уйлар бураны “дулый”: хәтергә кереп калган кайбер вакыйгаларны яңарта. Менә без, 5–6 нчы сыйныф укучылары, Җиңүнең ничәнчедер елына багышланган спектакльдә катнашабыз. Исемен дә, нинди образ башкаруымны да инде хәтерләмим. Режиссерыбыз – клуб директоры Хәйдәр абый Әхмәтов. Ул үзе дә катнашты анда.

“Апай, әйт әле шуңаааа”, – дигән сүзләр мине чынбарлыкка кайтара. Акылга бераз саерак Данил (Алмаз Миргазиев башкара) апасы Даниядән (Лилия Әхмәдуллина) ярдәм сорый икән. И, бигрәк килештереп, профессиональ артистларча уйныйлар бит. Халык бот чабып көлә. Ә мин тагын тарихта казына башлыйм.

2016 елда авылыбыз тарихы турында тирән эчтәлекле, фактларга нигезләнгән китап дөнья күрде. Аның сигезенче бүлеге “Мәдәни Шушма” дип атала. Баксаң, беренче клуб узган гасырның утызынчы елларында, мәчет бинасында оештырылган икән. Ләкин авыл яшьләре кичне уеннарны анда уздырудан баш тарта һәм Шушма елгасы буен сайлый. Ә инде совхоз төзелгәч (1957 ел), яңа мәдәният йортына да нигез салына. 1960 елда исә авыл яшьләре беренче спектакль куя. Менә шул вакыттан башлап Шушмабаш театрлы булып яши. Аның артистлары гына гел алышынып тора. Кайчандыр тузан туздырып биегән, җырлаган, халык хәтеренә Хәлил, Галиябану һәм башка образлар белән кереп калучыларның оныклары бүген сәхнә тота! “Шушмабаш әртистләре”ндәге Дания хаста әнисе хакына укуын ташларга мәҗбүр була, соңрак аның васыятен үтәп, гомерлек авыру энесен карау өчен язмышын авыл белән бәйли. Геройларны гәүдәләндерүчеләр дә – туган җиренең патриоты, әти-әниләре, әби-бабаларының тырыш хезмәт тире тамган җирлектә гомер кичерүче. Дөрес, авылда эш юк, шуңа да күпләр район үзәгенә, Казанга йөреп эшләргә мәҗбүр, ләкин аларның нәсел тамыры туган нигезенә береккән.

Шушма буена җәелеп утырган Шушмабаш авылы, чагыштырмача, зур: 11 урам, 290 хуҗалык, 944 кеше яши, шуларның 47 проценты – яшьләр (35 яшькә кадәрле). Ике катлы урта мәктәп, көндезге стационары белән участок хастаханәсе, ике катлы балалар бакчасы, клуб, китапханә, элеккеге кебек зур булмаса да, сыер фермасы, гараж, мәчет эшли. Берничә эшмәкәр кибетләр, пекарня, кулинария, машина юу урыны хуҗасы. Районга гына түгел, республикага танылган фермерыбыз да бар. Кемдер умартачылык белән шөгыльләнсә, икенчеләре каз-үрдәк үрчетә. Спектакльдәге Майшәкәр (Алсу Нәкыйпова) кебек сыер асраучылар, Гәләветдиндәй (Нияз Кәримов) халык уен коралларында уйнаучылар да берәү генә түгел Шушмабашта.

Тамаша тәмам, халык авылдаш артистларын басып алкышлый. “Ничек, ошадымы спектакль? Районга чыгарлыкмы?” – дип яза икенче көнне Динә. “Камаллылар бер якта торсын!” – дип җавап бирәм. Юк, бу авылым артистларын Камал театры актерлары белән чагыштыру түгел, ә хезмәтләренә югары бәя бирүнең образлы алымы гына.

Бу ялларда да серләшеп утырырга насыйп булмады классташым белән. “Булмый инде, балалар өчен бәйрәм тамашасы бүген, әйдә, кил”, – дигән хәбәр алам аннан. Нишлисең, мәдәни-спорт директоры бит! Хезмәт шартлары мактанырлык булмаса да, авылның мәдәни учагын дөрләтүче, күркәм традицияләрен саклаучы, яңаларын уйлап табучы ул. Ярдәмчеләре – авыл халкы.

Традицияләр дигәннән, Динәдән шул хакта сорап язган идем, тулы бер исемлек җибәргән: иң күркәм өй бәйгесе, Сабан туенда күптән түгел генә никахлашкан пар, авылның иң өлкән кешесе, иң яшь бала, армиядән кайтучы, иң оста биючене аерым билгеләп үтү, Яңа ел бәйрәмендә елның иң бәхетле кешене сайлау, озак еллар пар канат булып яшәүчеләр белән очрашу, оста куллар эшләре күргәзмәсе…

Мине “Иң бәхетле кеше” дигәне кызыксындырды. Быел бу титулга кем лаек булган соң? Аны һәр елны төрлечә билгелиләр икән. Узган ел, мәсәлән, урындык астына “Син бәхетле” дигән язу ябыштырганнар, быел исә 2020 ел исемен йөртәчәк Тычкан үткән ел саннарын кулланып эзләп тапкан аны: ул Кәүсәрия Мөхетдинова булып чыккан.

Хәер, бу күңелле уен гына. Чынбарлыгыбызны имин һәм бәхетле итсен, авылымда тәрәзәләре томаланган йортлар булмасын, яшь гаиләләр ишәйсен.

Нурисә ГАБДУЛЛИНА


Фикер өстәү