75 мең сумны кемнәр алачак?

Россия Президенты Владимир Путин Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан Бөек Ватан сугышы ветераннарына бер тапкыр бирелә торган түләү турындагы указга кул куйды.

Аның күләме 75 мең сум тәшкил итәчәк, акчалар 2020 елның апрель-май айларында таратылачак.
Мондый түләүне Бөек Ватан сугышы инвалидлары, ветераннары, геттоларның, концлагерьларның элекке балигъ булмаган тоткыннары, һәлак булган хәрби хезмәткәрләрнең, вафат булган инвалидларның һәм сугышта катнашучыларның тол хатыннары алачак.

Концлагерь, төрмә һәм геттоларның элекке балигъ булган тоткыннары, шулай ук «Ветераннар турында» Федераль законның 2 мәддәсендәге 1 пунктының 4 ярдәмче пунктында күрсәтелгән ветераннар 50шәр мең сум акча алачак.

Хөкүмәткә тиешле чыгымнарны финанслауны тәэмин итү йөкләтелде.


Фикер өстәү