Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин һәлак булды

Лаеш районында Россия Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллинның вертолеты һәлакәткә очрады. Очкычта барлыгы өч кеше, шул исәптән Хәйруллин үзе дә була.

Bell-407 вертолеты радарлардан 16 сәгать 21 минутта югала. Вакыйга урынына килгән коткаручылар яраланган ике юлчы һәм бер кешенең мәетенә тап була. Вертолет белән идарә иткән очучы һәм депутатның ярдәмчесен хастаханәгә алып китәләр.

Айрат Хәйруллинга быел 50 яшь туласы иде. Танылган эшмәкәр 1999–2003 елларда Татарстан Дәүләт Советы депутаты булды. 2003 елдан Россия Дәүләт Думасында эшләде. Аграр мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары булды. Сөт җитештерүчеләрнең илкүләм берлеген җитәкләде. Айрат Хәйруллинның ике улы һәм бер кызы калды.


Фикер өстәү