Айрат Хәйруллинның әтисе: “Менә утырып торам – ә ул торып басыр да нидер әйтер кебек…”

Бүген Казанның Тынычлык бистәсенең мөселман зиратында кичә фаҗигале төстә вафат булган Россия Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллинны җирләделәр. Мәрхүм белән хушлашу мәрәсименә Татар дәүләт филармониясенә республика җитәкчелеге, Мәскәүдән депутатлар, җитәкчеләр, эшмкәрләр, гади халык — йөзләрчә кеше җыелды. Анда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та килде. Кичә ул Айрат Хәйруллин гаиләсенә кайгы уртаклашу сүзләрен җиткергән иде. “Бу Сезнең өчен генә түгел, ә бөтен республика өчен зур югалту. Татарстан авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең мәнфәгатьләрен Россия Дәүләт Думасында закон чыгару дәрәҗәсендә нәтиҗәле яклап, Татарстанның агросәнәгать комплексын үстерүгә лаеклы өлеш керткән кеше тормыштан китте. Айрат Нәҗип улы татарстанлыларның күбесенә игелекле эшләрне гамәлгә ашырган актив хәйрияче буларак истә калыр дип ышанам. Бу хәсрәтле көннәрдә Сезгә көч һәм сабырлык телим. Шулай ук аның барлык туганнарына һәм якыннарына ярдәм сүзләрен җиткерүегезне сорыйм”, — диелә аның хатынына исемләнгән телеграммада. Бүген республика җитәкчелеге рәсми кайгы уртаклашу сүзләрен белдерде.

Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да Айрат Хәйруллин үлеме бөтен республика өчен зур югалту диде.

— Республикага көтмәгәндә зур кайгы килде. Без бүген дустыбыз белән хушлашабыз, — диде Фәрит Мөхәммәтшин хушлашу мәрәсимендә. — Кеше китте. Без аның истәлеге алдында башыбызны иябез. Ул бик энергияле, үзмаксат, позитив кеше иде. Дөрес карарлар кабул итте. Андый кешеләр белән эпоха китә, диләр. Айрат Нәҗипович кыска, әмма якты гомер кичерде. Кешене аны искә алган чагында хәтерлиләр. Сезнең хакта хәтер мәңге сакланыр. Тыныч йоклагыз, Айрат Нәҗипович. Урыныгыз оҗмахта булсын!

Әтисе Нәҗип улының үлеменә ышанмыйм диде.

— Безнең яраткан Айратыбыз белән хушлашырга килгәнегез өчен рәхмәт, — диде ул. – Бүген әйтелгән бөтен сүзләр дөрес. Мин бер тапкыр да аның кшеләргә тавыш күтәргәнен ишетмәдем, кемнедер түбәнсеткәнен белмим. Бөтен кешегә кирәкле сүзләрне таба белде. Айратны озатабыз, тик мин моңа ышанмыйм. Кичә генә сөйләшкән идек. Менә утырып торам – ә ул торып басыр да нидер әйтер кебек…

Мәрхүмнең бертуган абыйсы Илшат Хәйруллин “Аннан башка ничек яшәячәгебезне күз алдына китерү дә бик кыен”, — диде.

— Ул балачактан ук үзенчәлекле иде. Аның төп сыйфаты — кешеләрне ярату булды. Хәтта аны сүгүчеләрне дә. Ул балачактан ук башкалар белән бүлешә белде. Безгә әти-әни конфет биргәч, ул миңа үзенекеннән дә өлеш чыгара иде. Мин гаҗәпләнә идем. «Мин бит конфет ярым ашаячакмын, ә син яртыны гына»,- дип әйтә идем. Бүген без абыйны соңгы юлга озатырга килдек. Һәм мин аңа үземнең конфетымны алып килдем, — диде ул һәм җәймә астына ике конфет куйды.

Дәүләт Думасы депутаты Фатыйх Сибагатуллин:

– Мин Айрат Нәҗипович белән күптәннән таныш. Министр вакытында ук ул бизнестан килеп эшли башлады. Аңа заводны бирдек. Әниләре Авыл хуҗалыгы министрлыгында шикәр чөгендере үстерү буенча бүлек җитәкчесе иде. Әтисен бик яхшы укытучы буларак белә идек. Ул вакытта ук Нәҗип абый аграр институтта эшли иде. Аннан соң Айрат үзе дә авыл хуҗалыгына керергә булды. Бу Россиядә колхозларны куып тараткан заман иде. Шул вакытта, тәвәкәлләп, әтисенең районы Әлкидә зур комплекс төзеде. Ул чорда андыйлар юк иде әле. Бик яхшы эшләде. Кешене дә ярата, эшен дә булдыра иде. Кайсы яктан карасаң да булган кеше иде. Үзе дә бик чибәр иде.

Аннан соң ул атлар бик ярата иде. Мин аңа Россиядә чемпион калган бик яхшы атны да бүләк иттем. Үзе атка атланып чаба иде. Идел буе Сабантуенда да беренче килгәне бар иде. Ул үзен үзе ясаган кеше. Үз тырышлыгы, акылы, зиһене белән.

Соңгы көннәренә кадәр аралашып яшәдек. Мине бик олылап, хөрмәтләп йөри иде. Рәхмәт аңа. Узган ел әнисе Хатирә апа да үлеп китте бит инде. Аны Тынычлык бистәсенә җирләделәр. Айрат ул зиратны “әйбәт” дип сөйли иде.

Аннан соң Айрат Нәҗипович бик күп кешеләргә эш урыннары, яхшы хезмәт хаклары белән ярдәм иткән кеше.

Нишләтәсең… Бик кызганыч… Шулай килеп чыгар дип кем уйлаган. Ләкин язмыштан узып булмый.

Татарстан Иҗтимагый палатасы әгъзасы, тоткынлыктан азат ителүчеләр өчен оештырылган реабилитация һәм адаптация үзәге директоры Азат Гайнетдинов:

– Без аның белән ун еллар чамасы таныш, аралаша идек. Аның Тынычлык бистәсендәге утарда аты тора иде. Ялы булганда, ул шуңарда йөрергә килде. Мин аның белән шунда сөйләшә, киңәшләшә идем. Тормыш тәҗрибәсе зур иде бит аның. Һәр нәрсәне эчтән белә, теге яки ситуациягә Мәскәү күзлегеннән дә карый иде. «Айрат абый» дип мөрәҗәгать итә идем. Бервакытта да сөйләшмичә, кире борып җибәргәне булмады.

Татарстанда аның кебек кешеләр сирәк. Хәйрия чараларында катнашканын, Рамазан аенда авыз ачтырганын беләм. Соңгы тапкыр без аның белән мәчеттә бер мәҗлестә очраттык. Кара-каршы утырып сөйләшкән идек. Дин, социаль мәсьәләләр турында да сөйләшә идек.

Аның миңа ошаган ике сыйфаты бар иде. Беренчесе – энергия. Бер кешенең шулкадәр белемле, төрле яктан эрудицияле булуы хөрмәткә лаек. Гел саннар белән сөйләшә иде. Юридик, финанс яктан бик белемле иде. Авыл хуҗалыгын төптән белә иде. Сату-алуны да шәп оештыра иде. Көнне-төнне белмичә эшли торган иде.

Икенчедән, әйе, бай кеше иде, ләкин ул үз акчаларын чит илгә түгел, ә үзебезгә, авыл хуҗалыгына, социаль сферага кертүе ошый иде.

Дин буенча да сөйләшә идек. Ул Аллаһы Тәгаләне инкарь итми иде. “Мөселманнар мине намаз укымагач, “неверующий” дип уйлыйлардыр инде”, – дип әйтә иде. Ләкин исем куштыру, никах укыту кебек гамәлләрне башкара иде. Әнисен дә мөселманча җирләделәр, – диде ул.

Айрат Хәйруллин кичә вафат булды. Лаеш районында аның вертолеты һәлакәткә очрады. Очкычта барлыгы өч кеше, шул исәптән Хәйруллин үзе дә була. Депутатның ярдәмчесе һәм пилот Республика клиник хастаханәсенә китерелде.

Айрат Хәйруллинга быел 50 яшь туласы иде. Танылган эшмәкәр 1999–2003 елларда Татарстан Дәүләт Советы, 2003 елдан Россия Дәүләт Думасын депутаты булды. Думада Аграр мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары иде. Сөт җитештерүчеләрнең илкүләм берлеген җитәкләде. Айрат Хәйруллинның ике улы һәм бер кызы калды.

Зөһрә Садыйкова


Фикер өстәү