Россия мөселманнары үз хәләл стандартларын булдыра ала

Россия мөселман өммәте Ислам өммәтенең башка эре субъектлары белән бер дәрәҗәдә булырга тиеш. Бу хакта кичә Болгар җирлегендә урнашкан Россия ислам университетының попечительләр советы утырышында хәбәр иттеләр.

Россия чит ил эшләре министры урынбасары Михаил Богданов әйтүенчә, Россиянең дөньядагы урыны, мөселманнарыбызның патриотлыгы, бездәге ислам мәдәнияте һәйкәлләре ниндидер буйсынуга юл куймыйлар. Аның фикеренчә, болар барысы да дини тормышта тулы бәйсезлеккә ишарә. Россия мөселманнары бәйсез рәвештә фәтва чыгара, үз хәләл стандартларын булдыра ала, диде Михаил Богданов.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов академиянең дини белем бирү үзәгенә әверелүе, Россия исламы интеллектуаль мәйданына әйләнүе бик мөһим, дип ассызыклады.

“922 елда Ислам кабул ителү Көнчыгыш һәм Көнбатышны берләштерүче уникаль Евразия цивилизациясе формалашуның төп этапларының берсе булды. Мөселман дин белеменең илдә меңьеллык традицияләре бар. Совет чорында мөселман дини белеме өзелеп торды. 80 еллар азагы – 90 еллар башында яңадан торгызылды. Ул вакытта күп кенә мөселман уку йортлары, мәгърифәтчелек үзәкләре барлыкка килде”, – диде Татарстан Президенты.

Ул Россия ислам университеты булдырылу, исламны тирәнтен өйрәнү буенча федераль чаралар планы гамәлгә ашырылу, ислам белеме буена совет оешу, барлык мәдрәсәләргә урта мөселман белеме стандартлары һәм уку әдәбиятының бердәм исемлеге кертелүен билгеләп узды. Бу процессларга Ислам мәдәнияте, фән һәм мәгарифкә ярдәм фонды позитив йогынты ясаганын искәртте. Һәм бу эшнең дәвамы булып ислам академиясе төзелүен әйтте.

Утырышта катнашкан Россия Президенты администрациясе җитәкчесенең беренче урынбасары, академиянең попечительләр советы рәисе Сергей Кириенко, ислам мәдәнияте, фән һәм мәгарифенә ярдәм фондын арттыру карары кабул ителгәген хәбәр итте. “Ил Президенты финанслауны арттыру турында карар кабул итте. Алдагы эш кысаларында бу фондның академиягә ничек теләктәшлек итә алуын карарбыз” – диде ул. Шулай ук академиядә укыту һәм яшәү өчен уңайлы база булдырылуын билгеләп үтте.


Фикер өстәү