Терелтәсе иде баланы…

“Бу мөмкин түгел. Бәлки хата киткәндер”. Биектауда яшәүче 4 яшьлек Адиләнең әти-әнисе үзләрен башта әнә шулай юата. Ышанырга теләмәсәләр дә, анализлар нәтиҗәсе әнисе Алсуның күңеленә шик кертә. 

– Кызым узган елның декабрь аенда авырый башлады. Хәле юк, йөткерә иде. Салкын тигән дип дәваладык. Антибиотиклар да эчерттек. Тик нәтиҗәсе булмады, – дип искә ала гаилә башлыгы Линар. – Аптырагач, хатыным белән Республика  балалар клиник хастаханәсенә алып барырга булдык. Кан анализлары кызыбызда лейкоз икәнен күрсәтте. Бу диагнозны ишеткәч, күз алларым караңгыланып китте. Тормышыбыз икегә бүленде. Бик авыр иде ул чакта. Алсу, үзе дә табибә булса да, балада яман чирдер, дип уйласа да, әйтергә курыккан.

– Шул көннән тормышның асты өскә килде. Кызым тәүлек буе система астында ята. Берни дә аңламый. Кечкенә иңнәренә нинди авырлык төшкәнне белми әле ул. Дару эчкәндә дә елый, уколлар да салдырасы килми. Ә безнең аны бу чирдән коткарасы килә, – ди әнисе Алсу.

Адиләгә чит кешеләр белән күрешергә ярамый. Шуңа да ул үз палатасында гына утыра. Табиблар махсус диета белән ашаталар. Ә сабый боларның кирәген аңламый. Элегрәк уйныйсы килсә, хәзер инде хәле юк икән. Бернәрсәгә дә шатланмый, хәтта мультфильм да карамый. Антибиотиклар күп кабул итү аркасында, сабыйның авыз эчләре бозылып беткән. Эче дә авырта икән.

– Бар авыртулары кимегән иде. Инде сөенеп кенә куйган идем. Кызымның чәчләре коела башлады. Моны күрү бик авыр, – ди әнисе.

Адиләне чит илдә дәваларга җыеналар. Линар Казан табибларының дәвалавына да риза, әмма күңелләрендә үкенеч калудан куркалар. “Бары тик бер теләк – баланы терелтәсе иде, – ди Линар. – Әмма безнең матди хәлебез авыр. Адилә авырып киткәч, кечкенә улымны тәрбияләү – минем җилкәдә. Әле аңа – ике генә яшь. Бакчага урнаштырып булмый, кешегә калдырып эшкә чыга алмыйм. Шуңа да без яхшы күңелле кешеләрдән ярдәм сорыйбыз. Ир кешегә акча сорау килешеп бетмәсә дә, башка чарам юк. Балам бу авыру хакында бөтенләй онытсын иде!”

Сабыйга ярдәм кулы сузарга теләүчеләр өчен Линар Әлфит улы Велиуллов исемендәге Саклык банкы картасының номеры: 4276 6200 2317 7896.

Гөлгенә Шиһапова

 


Фикер өстәү