Татарстанда -2 градуска кадәр җылытачак

Иртәгә, 10 февральдә, Татарстанда көннәр янә җылытачак. Аны чираттагы Төньяк Атлантика циклоны алып киләчәк. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.

Республика территориясендә бераз кар көтелә, урыны белән буран булуы ихтимал. Җил көньяк-көнбатыштан уртача тизлектә исәчәк. Юлларда бозлавык булачак, ди метеорологлар.

Төнлә һава температурасы -16 градуска кадәр төшәчәк, ә аязганда — 21 градус булачак. Көндез — һава температурасы -2…-7 градус. Төбәкнең көнбатыш һәм көньяк-көнбатыш районнарында җылырак булачак, иң салкын көннәр көньяк-көнчыгышка туры килә.

Синоптиклар фаразы буенча, алдагы көннәрдә Татарстанда уртача салкын һава булачак.


Фикер өстәү