Халык “Безнең ишегалды” программасыннан нәрсә көтә?

Апрель аенда республикада моңарчы тиңе булмаган зур эшкә керешәчәкләр: инде хәбәр иткәнебезчә Татарстанда “Безнең ишегалды” программасы эшли башлаячак. Өч ел эчендә 2,5 миллион кеше яшәгән 6775 ишегалды халык өчен уңайлы, заманча итеп төзекләндереләчәк.

Дөрес, соңгы елларда төзелгән күпкатлы йортларның күбесенең ишегаллары бүген үк үрнәк итеп күрсәтерлек инде. Шуңа күрә беренче чиратта эшләр 2014 елга кадәр төзелгән йорт ишегалларында башкарылачак. Казанның “Уңайлы йорт” идарәче компаниясе эшләрен Татарстанның Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы үрнәк дип атый. Алар төзекләндерү эшләренә 2006 елда ук керешә,  ишегалларына чират җиткәч  Ямашев урамы, 74 йорттан башлыйлар.

– Эшкә тотынганда бик авыр иде. 2006 елда иң иске, авария хәлендәге йортларны алдык, – дип искә ала идарәче оешма җитәкчесе Марат Нуриев. – Ел саен берәр ишегалдын эшләдек. Район, шәһәр күләмендәге бәйгеләрдә җиңдек. 2008 елда эшебезне мәскәүлеләр дә бәяләде. Россия буенча үткәрелүче “Иң матур ишегалды” бәйгесендә катнашып, 1 миллион сумлык акчалата сертификат алдык.

Тора-бара идарәче оешма елына 12–13шәр ишегалдын төзекләндерә башлый. Кирәкле җиһазларны үзләре ясыйлар, җитештерү цехлары ачалар. Хәзер инде алар тәҗрибәсен Мәскәүдән генә түгел, Үзбәкстан, Белоруссиядән дә килеп өйрәнәләр икән.  Тик инде алар хезмәт күрсәтә торган кайбер йорт ишегаллары искереп бара. Шуңа күрә биредә дә  “Безнең ишегалды” программасына зур өметләр баглыйлар.

 “Безнең ишегалды” программасы 2020–2024 елларда гамәлгә ашырылачак. Әлеге эшләргә республика бюджетыннан 50 миллиард сум акча каралган.

Ямашев урамы, 74 нче йортта яшәүчеләр белән без дә аралаштык.

– Әлеге программа турында ишеткәч, бик сөендек, – ди шунда яшәүче Гөлфия Камалиева. – Безнең ишегалды да керсен иде дип телибез. Балалар үсте инде хәзер, матур ишегалларында оныклар үстерәсе иде дип хыялланабыз.  Иртән йокыдан торып тәрәзәдән урамга карыйбыз бит. Анда матур булса, күңел күтәрелә. Күктән төшкән бәхет бит бу. Җитәкчеләргә халыкны кайгыртып, аларга яшәр өчен уңай мохит тудырганнары өчен чиксез рәхмәт!

Күрше йортта яшәүче өч бала әнисе Гөлүсә Ибраһимованың кайтып йөрергә авылы юк икән. Шуңа да балаларының җәе дә, кышы да шәһәрдә уза.

– Кая барсаң да шул ишегалды. Әмма күңелгә бик якын. Тирә-якны матурлыйбыз дип коммуналь хезмәтләр өчен өстәмә акча түләтмиләр. Ишегалдыбыз һәрчак тәртиптә. Балалар рәхәтләнеп уйный. Яңа программа эшли башласа, тагын да матурланыр әле, – ди ул.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов “Безнең ишегалды” программасын шәхси контрольдә тота. Атна саен аның буенча төрле ведомство җитәкчеләре башкарылган эшләр, планнар турында Президент каршында хисап тота. Таләп бер: яңартуга ихтыяҗ булган бер ишегалды да күз уңыннан читтә калмаска тиеш, халык өчен уңайлы шартлар тудырылган булсын!

Кешеләр паркларда яшәмиләр, алар микрорайоннарда яшиләр, юлларда, тротуарларда йөриләр. Һәр көнне ишегалларына чыгалар. Ә чыккач исә хәтта шундый төзек Казанда да юллардагы, тротуарлардагы чокырларга тап булалар, шуның нәтиҗәсендә уңай шәһәр тирәлеге тойгысы бөтенләй юкка чыга, – диде Рөстәм Миңнеханов “Безнең ишегалды” программасын гамәлгә ашыру кысасында уздырылган укыту-өйрәтү чарасында.

Әлеге программа мәскәүлеләр күңеленә дә хуш килгән. Татарстанның Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы уздырган коллегиядә Россиянең төзелеш министры урынбасары  Максим Егоров та, Татарстан тәҗрибәсен башка төбәкләрдә кулланачакбыз, дип белдерде.

– Сезнең республиканың алда барганына ияләшеп беттек. Күп кенә яңа программалар нәкъ Татарстаннан чыга. Хәзер сезне танырлык та түгел. Мин самолетта очканда да Казандагы йортларның түбәләренә сокланам, төзеклек шуннан ук сизелә, – диде ул.

Тагын өч елдан республика бөтенләй танымаслык булып үзгәрәчәк әле. Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Фәрит Хәнифов “Безнең ишегалды” программасын “Тузган торак” программасына тиңли. “Казан таушалган йортлар белән тулган иде, без ул вакытта җиңдек. Бу программаны да башкарып чыгачакбыз. Без – сыналган, өйрәнгән халык, авырлыкларны җиңә беләбез”, – ди ул.

Республика халкы үзләренең ишегалларын ничек күрергә тели, беренче чиратта нәрсәгә игътибар итәргә кирәк дип саный – җитәкчелек һәр фикергә колак салырга әзер. Программа турында игълан иткәч, халык фикерен анкеталар ярдәмендә өйрәнсәләр, хәзер колл-үзәкләргә шалтыратулар кабул итә башлаячаклар. “Безнең ишегалды” сайтында да язарга мөмкин булачак. Президент халык карарын ишетергә һәм эштә шуңа таянырга кушты.

Төзекләндерү барышында нигездә түбәндәге эшләр башкарылачак:

  • Тротуарларны төзекләндерү
  • машина юлларын асфальтлау
  • чүп савытлары һәм утыргычлар урнаштыру
  • яктырткычларны яңарту
  • көнкүреш калдыкларын ташлау өчен махсус урын булдыру
  • балалар мәйданчыклары ясау
  • тирә-якны яшелләндерү

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү