Лаеш районының почта бүлегендә янгын чыккан

ТР Лаеш районындагы почта бүлегендә янгын чыккан. Ут оештыру техникасын һәм документларны юк итте. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсе матбугат хезмәтендә сөйләделәр.

Кичке сәгать җидедә 112 ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына Столбище авылындагы Кооператив урамында урнашкан почта бүлегендә янгын турында хәбәр килде.

Янгын мәйданы 25 квадрат метр тәшкил итте. Һәлакәт нәтиҗәсендә беркем дә зыян күрмәде. Янгынның сәбәпләре ачыклана.


Фикер өстәү