Иртәгә «Ватаным Татарстан» газетасы оештырган көрәш турнирына багышланган матбугат конференциясе узачак

Иртәгә, 11 февральдә, 10:00 сәгатьтә «Татар-информ»да «Ватаным Татарстан» газетасы оештырган Муса Җәлил призына көрәш турнирына багышланган матбугат конференциясе булачак.

Чарада Татарстан спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов, «Ватаным Татарстан» газетасының баш мөхәррире Гөлнара Сабирова, Татарстан Республикасы Көрәш федерациясенең башкарма директоры Равил Хәйруллин, Биектау районы башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Нәфис Миңнебаев, билбау көрәше буенча спорт мастеры, милли көрәш буенча атказанган спорт мастеры, күп тапкырлар Татарстан, Россия, Европа чемпионы Раил Нургалиев катнашачак.

«Татар-информ» сайтында матбугат конференциясеннән онлайн трансляция оештырылачак. Сорауларны онлайн-видеога комментарий аркылы яисә WhatsApp мессенджеры аша +7 (927) 037-91-10 номерына юлларга мөмкин. Гаммәви мәгълүмат чарасының исемен күрсәтү сорала.

Аккредитация өчен электрон почта: pr@tatar-inform.ru


Фикер өстәү