Вәт өчпочмак#6. Кунакта — көрәш буенча атказанган спорт остасы Раил Нургалиев

Күп тапкырлар Татарстан, Россия һәм дөнья чемпионы, көрәш буенча атказанган спорт остасы Раил Нургалиев «ВТ» газетасының махсус проекты — «Вәт өчпочмак» татарча подкастының яңа чыгарылышында кунак булды. Көрәшче белән булачак ярышлар, көрәшнең хәзерге халәте турында сөйләштек.

Раилнең иң «тәмле» җиңүләре ничәү? Ул ничә яшенә кадәр көрәшергә җыена? Раилнең хөкемдарларга нинди сүзе бар?
Подкастта шушы сорауларга җавап табарга була.
Әңгәмәдәшләр — Илнар Хөснуллин һәм Чулпан Гарифуллина.

1:20 — Муса Җәлил турниры: нәрсә? кайда? кайчан?
2:22 — “Оста көрәшчеләргә охшыйсы килә…»
3:07 — М. Җәлил турнирында җиңү Раил өчен нинди әһәмияткә ия?
4:00 — Ярышлар саны көрәшне танытамы?
5:09 — «Яшьләр көрәшкә тартыла…»
6:35 — Нигә тамашачы көрәш ярышларына килми?
7:40 — Көрәшчеләр башка көрәшчеләрне үз итәме?
8:35 — Көрәшчеләргә кызлар карыймы?
9:30 — Раилнең көрәш карьерасының башлангычы турында
11:35 — Раилнең бәләкәй чакта көрәшне ташлыйсы килгән?!
13:54 — «Республикага барам — җиңеләм…»
15:25 — Раилдән лайфхаклар(тәмәке, дарулар, туклану)
18:05 — Биектау vs Теләче
18:30 — Раил кайчанга кадәр көрәшәчәк?
19:00 — Россия күләм ярышларда җиңү авырлашамы? Көндәшлек бармы ?
21:00 — Кагыйдәләр мәсьәләсе турында
24:00 — «Бөтен кеше дә судья була алмый ич..»
25:05 — Раил хөкемдарларга ярышка чыгар алдыннан нәрсә дип әйтә?


Фикер өстәү