«Мал асрасаң, барыбер файдасы бар» 

“Эше күп инде. Тик, мал асрасаң, барыбер файдасы бар. Тегесен аласың, монысын аласың, сөттән дә көн саен акча керә. Сау-сәламәт булганда эшләргә кирәк”, — ди Балык Бистәсе районы Югары Тегермәнлек авылында яшәүче Шәриповларның гаилә башлыгы Фәнис абый.

Шакировларның  олы уллары Рәдис тә, авылны үз итеп,  биредә калган. Әтисенең зур терәге, ярдәмчесе. Тик утырырга яратмый, буш вакытын әрәм итми. Күгәрчен авылы янәшәсендә урнашкан ит комбинатында да эшли. Тырыш хезмәтен күреп,  шушы көннәрдә Мактау кәгазе белән бүләкләгәннәр үзен.

Авыл җирендә  эш җитәрлек инде ул. Йорт янәшәсендә генә  18 сутый җирдә маллар өчен чөгендер, 10 сутыйда кабак үстерәләр. Өчәр-дүртәр сыер асрый башлагач ук,   дәүләт ярдәме — субсидия дә алалар. Бүген хуҗалыкта 28 баш мал – тана, үгез, бозау бар. “Бозаулаган саен баш саны арта бит”, — дип шатлыгы белән уртаклаша Фәнис абый. Дәүләт ярдәме белән  сарай да салып куйганнар. Гөлфия апаның туып үскән нигезе янындагы бакчага җәйге лагерь ясаганнар, шунда ук абзар төзегәннәр. Анда печән, икмәкнең бер өлеше урнаштырылган. Печәнне әлегә сатып алалар. Ике пай җирне үзләре исеменә күчереп документлаштыргач,   печән чәчеп үстермәкчеләр.

Абзар  янәшәсендә генә бер көтү каз йөри. Хуҗалары килеп керүгә, каңгылдаша башладылар.  “40 лап каз, 20 ләп тавыгыбыз бар. Мал-туар, каз-чебеш янында йөрергә яратам. Шуннан тынычлык алам. Мин аны эш дип санамыйм да. Һәр сыерга исеме белән эндәшәм. Алар да үзләренә яхшы карашны сизә. Әйбәт карап, мул ашаткач, сөтне дә яхшы бирәләр. Ике аппарат сатып алдык”, — ди хуҗабикә.

Ярдәмгә техникалары да бар. Төягеч, сука, чапкыч, җыя-төргәкли торган җиһазлары  белән  трактор күп эшләрен җиңеләйтә. Авыл халкына печән чабу, җыю эшләрендә дә  булыша Фәнис абый. Булганнан бар да була дигәндәй, гаилә башлыгы таш эшенә дә оста икән. Ярдәм сорап килүчеләргә кирпеч йорт күтәрә, плитка ябыштыра, йортның эчке эшләрен дә эшләп бирә. “Идән түшәм, тәрәзә, ишекләренә кадәр куеп бирәм. Күрше-тирә авыллардан, район үзәгеннән гел чакырып торалар”, — ди. Олы улларын  өйле итәргә дә  уйлыйлар, бурадан күтәрергә исәпләре. Шуны сиздем: бу йортта бер-берсен күз карашыннан ук аңлыйлар.  Казанда күзле-башлы булган кызлары да нигездән аерылмаган. Мәктәптә укучы кече уллары да  авыл тормышыннан аерылмас, ахры. Үрнәк алырга әти-әнисе бар бит.

                                                         Гөлназ Зарипова,

Балык Бистәсе районы, Югары Тегермәнлек авылы


Фикер өстәү