Вирус сәламәтлеккә дә, икътисадка да тәэсир итә

Коронавирустан үлүчеләр саны 900дән артты. Рәсми статистика чир йоктыручыларның саны 40 меңнән артык булуын хәбәр итә. Россиядә әлегә коронавирус йоктырган кешеләр теркәлмәгән.

Бездә юк дип кенә, саклык чараларын киметергә ярамый. Вирус таралу аркасында, шактый чикләүләр кертелде. Кытайдан кешеләрне кертү чикләнде, Ерак Көнчыгыштагы чик ябылды, 14 февральдән Кытай һәм Россия арасында чартер рейсларның ябылуы да көтелә.

Вирус сәламәтлеккә генә түгел, икътисадка да йогынты ясамагае. Россия Хисап палатасы рәисе Алексей Кудрин фикеренчә, ул икътисад үсеше темпларына зур булмаган үзгәреш китерәчәк. Коронавирус һәм аның аркасында бюджет югалтуларына карамастан, икътисади үсешне башка өлкәләрдә тәэмин итәргә мөмкин. Кудрин сүзләренчә, Кытай икътисады хәзер шок халәтен кичерә, бу дөньядагы нефть җитештерү һәм куллану тармагына тәэсир итәчәк, Россия керемнәренә дә йогынты ясаячак.

Чирдән табыш алып калырга әзер кешеләр дә юк түгел. Ихтыяҗ зур булгач, кайбер даруханәләрдә медицина битлекләренә бәя арттыра башладылар. Битлекне 70–100 сумга сату очраклары булды. Россия Президенты Владимир Путин да бу хәлгә юл куймаска дип искәрткән иде. Шуннан соң даруханәләрне тикшерделәр. Мондый чаралар Татарстанда да узды. Кытайда исә коронавирус аркасында акча эшләп калырга теләүчеләрне җәзага тарталар. Мәсәлән, Хайнаньдагы даруханәләр челтәрен 430 мең долларга штрафка тартканнар. Алар да медицина битлекләренә бәя күтәргән булган.

Битлек кидем дә котылдым түгел. Россия Дәүләт Думасы депутаты, табиб-психиатр Борис Менделевич әйтүенчә, медицина битлекләре генә коронавирустан тулаем саклый алмый. Бу фикерне ул “Татар-информ” агентлыгына әйткән. “Битлекләрне авыручылар кисә, нәтиҗәлерәк булуын истә тотарга кирәк. Аны кию кагыйдәләрен төгәл үтәү мөһим”, – дигән ул.

Сүз уңаеннан, Татарстан даруханәләрендәге битлекләрне күбрәк Кытай кешеләре алуы күзәтелә икән. Алар битлекләрне ватаннарына җибәрү өчен сатып ала.

Кичә Татарстан таможнясы хезмәткәрләре республикадан 2915 медицина битлеген алып чыгарга теләгән Таҗикстан вәкилен тоткарлады. Моны Казан – Дүшәнбе рейсы пассажирларын тикшергәндә ачыклаганнар.

Туристларга керүне тыйсалар, студентларга чыгу юк. “Пламя” балалар лагеренда хәзерге вакытта Кытайдан Казанга кайткан дистәдән артык студентны урнаштырганнар. Татарстан вузларында укучы Кытай студентларына каникулны 2 мартка кадәр озайттылар. Бу яңалыкка кадәр Казанга кире кайткан студентлар хәзер медицина хезмәткәрләре тикшерүе астында тора.


Фикер өстәү