Табиб-онколог яман шешне китереп чыгаручы продуктны атады

 Кызыл һәм химик эшкәртелгән итне артык куллану яман шеш үсешенә китерә. Бу хакта табиб-онколог Андрей Пылевка сылтама белән «Звезда» телеканалы хәбәр итә.

Күп ит ашаудан тыш, онкологик авырулар үсешенә «рационда клетчатка күләме кимүе» дә китерә, дип билгеләде табиб.

Белгеч сүзләренчә, алкоголь яман шеш барлыкка килүгә турыдан-туры йогынты ясый, ә кофе һәм шоколад башка авырулар белән бәйле.

Моннан тыш, Пылев артык кайнар ризык һәм эчемлекләр куллануның зыянын да искәрткән.


Фикер өстәү