Татарстанда 173 300 кеше чаңгыга басты 

«Россия чаңгы юллары» массакүләм чаңгы ярышында быел 73 төбәк катнашты. Казанда ул 16 нчы мәртәбә оештырыла. Чаңгыга профессиональ спортчылар белән беррәттән җитәкчеләр дә, спорт ветераннары да, өйрәнчекләр дә басты. Россия буенча чаңгы ярышында бер миллионнан артык кеше катнашты.

Җиңелүчеләрсез ярыш

Башкалада «Россия чаңгы юллары – 2020» ярышлары дүрт мәйданчыкта: Юдино бистәсенең «Локомотив» стадионында, Горки-Әмәт урман паркында, Совет, Яңа Савин районнарында һәм Дәрвишләр бистәсендәге Каенлыкта оештырылды. Чаңгы юлына 21,5 меңнән артык казанлы чыккан. Яшь чикләве юк. Казандагы ярышның иң кечкенә катнашучысына – нибары 3, иң өлкән спорт сөючегә исә – 84 яшь.

Юдино бистәсендә оештырылган чаңгы ярышы шушы көннәрдә һәлак булган депутат Айрат Хәйруллинны бер минутлык тынлык белән искә алудан башланды. Ачылыштан соң җитәкчеләр 2 чакрым юлда узышты. Беренчелекне ЮХИДИ идарәсе башлыгы Ленар Габдрахманов яулады. Икенче-өченче урыннарны «Куркынычсыз юл хәрәкәте» оешмасы җитәкчесе Рифкать Миңнеханов белән Татарстанның спорт министры Владимир Леонов бүлеште.

– Чаңгыга мәхәббәтне Рифкать Нургалиевич уятты. Идарәдәгеләр барысы да теләп һәм яратып чаңгыга баса, бүген дә искәрмә булмады. Балаларыбызны да үзебезгә ияртәбез, – диде Ленар Габдрахманов.

Владимир Леонов әйтүенчә, бу ярышта нәтиҗә мөһим түгел. «Иң әһәмиятлесе шунда: кешеләр гаиләләре, дуслары белән чаңгыда йөри, бәйрәм мохите тудыра», – диде ул. Оештыручылар да берничә тапкыр искәртте: бу көнне чаңгыга баскан һәркем – җиңүче.

Быелгы чаңгы ярышы «Демография» илкүләм проектының «Спорт – яшәү нормасы» федераль проекты кысасында үткәрелде. Шулай ук ТАССР оешуның – 100, Бөек Җиңүнең 75 еллыгына бәйле узышлар да булды.

Районнарда ничек?

Сөтле чәй, ботка, коймак. Районнарда чаңгычылар өчен җан атып торучыларны да, зур чакрымнар узып килгән спортчыларны да шулай каршы алып торганнар.

Чаллыда массакүләм ярышны шәһәрнең 90 еллыгына атап үткәргәннәр. Чаңгы юлын бу көнне 22 меңнән артык кеше узган. Көннең салкын булуын исәпкә алмыйча, кызып китеп, өс-башларына кимичә генә йөгерүчеләр дә күренгән.

Актаныш районында исә тагын ике истәлекле датага бәйләп үткәргәннәр. Аның берсе район оешуның – 90, икенчесе Актаныш авылының барлыкка килүенә 310 ел тулуга бәйле. Җитәкчеләр арасында финиш сызыгын беренче булып район башлыгы Энгель Фәттахов узды. Аның чаңгы белән дус булуын, Инстаграмнан карап, күпләр белә.

Кайбыч районында чаңгыга ике меңнән артык кеше баскан. Узыш яңартылган «Имәнлек» паркында, чаңгы базасы янында оештырылган.

Зәйдә узган күмәк ярышта ике яшь ярымлык кызчык та катнашкан. Әминә Кузнецова әти-әнисе һәм апасы Эмилия белән килгән.

Арчадагы чаңгы ярышлары иртәнге 8дә үк башланган. Арча стадионында оештырылган узышта башта мәктәпкәчә яшьтәге балалар ярышкан. Чаңгычылар арасында «ТАССРга – 100 ел» әләмен күтәреп чабучылар да, җиңүгә аз гына калганда, хуҗасының аягыннан төшеп, финишка үзе генә барып җиткән чаңгылар да булган.

Әлмәт чаңгычылары аеруча гаҗәпләндерде. Узышка чыккан 3 мең кешенең күпчелеге армия киеменнән иде. Чаңгычылар 1 чакрымлы дистанциядә ярышты.

Денис Калинкин, Казан башкарма комитеты җитәкчесе

– Чаңгы спортын үз итүчеләр арта, аеруча «алтын яшь»тәге кешеләр күплеге куандыра. Алар исә – безнең барыбыз өчен дә үрнәк. Казан чаңгы юлында катнашучылар арасында халыкара ярышларның булачак җиңүчеләре барлыгына да шигем юк.

Чулпан Гарифуллина


Фикер өстәү