Җиңәргә өйрәтәбез, ә егет булырга? Җәлил турниры алдыннан батырлык хакында сөйләштеләр

Биектауда көрәш тамашачысын җәлеп итүнең тагын бер ысулын уйлап тапканнар. 1415 февральдә батырлар алышын карарга килгән кешеләрне пылау белән сыйлаячаклар. Ярыш та кызу булырга охшап тора. Муса Җәлил истәлегенә «ВТ» газетасы гамәлгә куйган көрәш турнирына быел  50 ләп команда, 400 ләп көрәшче килер дип көтелә.  

Быелгы бәйге Бөек Җиңүнең – 75 һәм ТАССРның 100 еллыгы кысаларында уза. Димәк, ярышның рухи әһәмияте артачак. Бу хакта оештыручылар да әйтә.

«Ватаным Татарстан» газетасының баш мөхәррире Гөлнара Сабирова әйтүенчә, ярышның Муса Җәлил исеменә бәйле булуы юкка түгел. Каһарман-шагыйрь азатлык һәм батырлык символы булып санала.

– Милләт темасы һәрвакыт безнең газетаның төп темасы булды. Көрәш  ул – милләтебезне саклаучы һәм танытучы төп чараларның берсе. Безнең өчен бу турнир – газета исемен таныту да, милләт үсешенә өлеш кертү дә, – дип белдерде ул.

Әлеге көрәш турниры быел 57 нче мәртәбә үткәрелә. Аны Татарстанның көрәш федерациясе, Спорт министрлыгы, Биектау районы һәм “Ватаным Татарстан” газетасы берлектә оештыра. Спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов Муса Җәлил турнирын көрәш дөньясындагы иң мәртәбәле ярышларның берсе дип саный. Аныңча, бу ярышта катнашу һәм анда җиңү яулау – һәр көрәшче өчен зур дәрәҗә. Биредә батырлар һәм командалар арасында көндәшлек һәрчак көчле була. Хәлил Шәйхетдинов әлеге турнирны саклап калуы һәм хәзерге көннәргә кадәр алып килүе өчен газетабызга рәхмәтен дә җиткерде.

Турнирфактларда

  • Быел турнирда 400гә якын көрәшче катнашыр дип көтелә.

  • Беренче урын яулаган көрәшчегә – 50 мең, икенче урынга – 30 мең, өченче урынга чыгучы ике көрәшчегә 15әр мең сум күләмдә акча биреләчәк.

  • Бу ярышны чаллылылар – 9, әлмәтлеләр – 6, түбәнкамалылар 5 мәртәбә откан. Рекордлы күрсәткеч – Балтач батырларында. Аларда – 13 җиңү.

  • Чаллы батыры Айрат Гыйлаев әлеге турнирны 12 тапкыр откан.

Көрәшчеләр үзләре бу турнирда катнашуга ничек карый? Татарстан Көрәш федерациясенең башкаручы директоры Равил Хәйруллин сүзләренчә, Муса Җәлил исемендәге ярышта җиңүчеләрне чын батыр дип санаганнар. «Бер мәртәбә бу турнирда откан кешене бөтен кеше белә, таный башлый. Анда болай гына җиңеп булмый. Хәзер командалар профессиональ дәрәҗәдә әзерләнә, яхшы остазлар җәлеп ителә. Иң күп катнашучылар, гадәттә, шушы турнирда, була. Быел тагын дүрт төбәк – Мордовия, Чувашия, Мари Иле һәм Пермь өлкәсе ярышта катнашырга теләк белдерде», – диде Равил Хәйруллин.

Гөлнара Сабирова оештыру эшләрен үзләренә алган көрәш федерациясенә, Спорт министрлыгына һәм Биектау районы хакимиятенә рәхмәтен җиткерде. Мөхәррир әйтүенчә, Биектау хакимияте турнирны уздыруга бик җитди карый һәм ныклап әзерләнә. Бу исә район башлыгының көрәш дип янып йөрүче кеше булуына да бәйле. Сүз уңаеннан, район мәртәбәле ярышны өченче тапкыр үзендә кабул итә инде.

Турнир яшьләрне спортка җәлеп итү, батырлар мисалында тәрбияләү белән беррәттән район үсешенә дә тәэсир итәргә тиеш. Мондый фикерне Биектау башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Нәфис Миңнебаев та әйтте.

– Көрәшне бездә уздыру мөмкинлеген бирүе өчен федерация президенты Марат Әхмәтовка, район башлыгыбыз Рөстәм Кәлимуллинга рәхмәт. Безнең район – көрәшче халык. Турнир яшьләргә патриотик тәрбия бирүдә ярдәм итәчәк, күпләр гаиләләре белән иң көчле көрәшчеләрне карарга киләчәк. Ярышта хуҗалар җиңәме-юкмы дигән сүз юк. Лаеклы команда һәм көрәшче җиңеп чыгарга тиеш, – диде ул.

Бу фикерне хуплап, Хәлил Шәйхетдинов та мондый ярышларның район җирлеген тупларга һәм җыйнарга мөмкинлек бирүен әйтте. Кечкенә районнар өчен ул үзенә күрә Олимпия уеннары кебек.

 

Тренерларга егетләрне балл җыярга, җиңү өчен генә көрәшергә өйрәтергә түгел, ә милләтне лаеклы итеп күрсәтә алырлык баһадир итеп тәрбияләргә, келәмдә дә әдәпле булырга өйрәтергә вакыт җиткәндер, бәлки?

 

«ВТ» хәбәрчесе Хәлил Шәйхетдиновка шул сорау белән мөрәҗәгать итте.

– Килешәм. Без гомер-гомергә көрәшкән вакытта, көндәшебез өстенә төшсәк, авыртмадымы, дип, күтәрелергә булыша идек. Хәзер карап торам: көрәшчеләребез ничек тә өстен чыгарга тырыша. Кайчак кешелек сыйфатларын онытучылар да бар. Безнең көрәшебез гомер буе дуслаштыра торган чара иде. Келәмдә көрәштек, ә аннан читтә – без дуслар. Минем якын дусларым да – элеккеге көрәшеп йөргән егетләр. Көрәшнең кагыйдәләрен үзгәртү дә теләсә нинди ысул белән җиңүгә этәрә. Көндәшнең үлсә үлсен, әмма җиң. Кагыйдәләрсез көрәштән үрнәк алалармы инде… Көрәш – иң элек чыныктыру һәм берләштерү бит, – дип җавап кайтарды ул.

Чулпан Гарифуллина

 

ФОТО: «Татар-Информ»

 


Фикер өстәү