Торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүне ничек киметергә? 

Күпләрне борчыган сорау бу.  Су агызсаң да, җылысын күбрәк тотсаң да, ай ахырында бер дә акча чыгарып бирәсе килми. Һәркем экономияләү яклы. Бу хакта кичә Дәүләт Советының Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты утырышында сөйләштеләр.

–  Торак-коммуналь хезмәтләр турында сөйләшү бик кирәк. Халык ай саен тоткан суына, җылылыгына акчасын түли икән, ул аның кая киткәнен дә белергә тиеш. Шуңа да  халыкка хезмәт күрсәтүче оешмаларның эшләгән эшләре үтә күренмәле булачак, – ди комитет рәисе Александр Тыгин. – Татарстанда хәзерге вакытта күп кенә программалар эшли: «Урамнарны яктырту», «Котельныйлардагы казаннарны алыштыру», «Җылылык өчен шәхси казаннар куйдыру». Барысы да торак-коммуналь хуҗалыкта энергияне саклауны күздә тотып башкарыла.

«Урамнарны яктырту» программасы 2014 елдан бирле эшли. Бүгенгә кадәр республикада 68464 яктырткыч, электр энергиясе исәбен алучы 2536 щит куелган. Моның өчен республика бюджетыннан 1,350 млрд сум бүлеп бирелгән.

Күп фатирлы йортларга, һава торышына карап, җылылыкны көйләүче төймәләр урнаштырылуы хакында берничә тапкыр язылды. Утырышта да шул төймәләргә тукталдылар. Бу хакта Татарстанның төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Алексей Фролов сөйләде.

– Күп фатирлы йортларның күбесе әлеге хезмәттән файдалана. Җылылыкны көйләү өчен бик уңайлы алар. Әйтик, көннәр җылы тора икән, кысып куясың. Салкында ачып була, – ди министр урынбасары. –  Шулай ук шәхси казаннар куйдыру да акчаны янга калдыра. Әлеге эш 2005 елда башланган иде. Шул вакыттан республикада 51647 фатирга шәхси казан куйдырганнар. Йортлардагы фатирларга мондый казаннар кую – искергән котельныйлардан котылу да ул. Кулланучы да тоткан кадәрле җылылыкка акчасын түли. Күп идарәче оешмаларда хәзер фатирдагы җиһазларның күрсәткечләрен автомат рәвештә алына.

Очрашуда йортларда уздырылачак капиталь ремонт хакында сөйләшү булды. Кемнәрдер республикада башкарылган эшләрдән канәгать булса, кайбер депутатлар фикеренчә, торак хуҗалыгы өлкәсендәге энергияне саклау халыкка зыян салырга тиеш түгел.

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү