“Бөек Җиңүнең 75 еллыгы” юбилей медаленең беренчесе иясен Балтачта тапты

Кукмарадан соң эшлекле сәфәрен Президент Балтач районында дәвам итте. Иң элек ул “Кызыл юл” хуҗалыгында төзелгән мегаферма белән танышты.

1000 башка исәпләнгән әлеге объектның смета бәясе 412 миллион 848 мең сум булып, бүгенгә инде аның 308 миллион 783 мең сумлык өлеше файдалануга тапшырылган. Һәм әлеге төзелешнең 112 миллион 496 меңе хуҗалыкның үз акчасына алып барылган. Бүген савыла торган сыерлар саны йөздән артып киткән, һәр сыердан уртача 20 килограмм сөт алына. 2020 елга да бу төзелеш уңаеннан ниятләре зурдан.

— Август-сентябрь айларында икенче абзарны да кулланышка кертеп, 1000 баш сыер белән мегаферманы тулы куәтенә эшләтергә планлаштырабыз, – ди хуҗалык җитәкчесе Фердинанд Хәйруллин.

“Кызыл юл” кебек хуҗалыкларның район, республика аграр тормышында үз урыны барлыгын ассызыклап, башкарылган эшләренә Президент югары бәя бирде.

Аннары Рөстәм Миңнеханов үткән ел капиталь ремонттан соң ишекләрен ачкан Чепьядагы “Халыклар дуслыгы” музеенда булды. Башкала кунакларына экскурсияне легендар шәхес, 92 нче яшендә дә эш урынында булган, музей директоры, Бөек Ватан сугышы ветераны, моннан берничә ел элек туган авылы Каенсарда үз акчасына яуда калган якташларына һәйкәл төзеткән Гарифҗан ага Галиев үзе үткәрде. Республика башлыгы Гарифҗан агага “Бөек Җиңүнең 75 еллыгы” юбилей медален тапшырды. Шулай итеп республикада иң беренче юбилей медале лаеклы иясен тапты. Гарифҗан ага Президентка Сөембикә-ханбикәнең шәҗәрәсен: “Аның тамырлары Балтачка тоташа”, – дип зур горурлык белән тапшырды. “Әлеге шәҗәрә Казан Кремле тыюлыгына урнаштырылачак”, – диде Рөстәм Миңнеханов.

Аннан соң Президент Чепья мәдәният йортында ел нәтиҗәләренә багышланган район Советы утырышында катнашты. Район башлыгы Рамил Нотфуллин үз чыгышында район тормышының һәр өлкәсенә тулы анализ ясады. Балтачлылар өчен 2019 ел начар булмаган. Авыл хуҗалыгы өлкәсендә күп еллардан бирле республикада алдынгы урыннарда баручы район үткән ел да нәтиҗәле эшләгән. Игеннәрдән уртача 33,7 центнер уңыш җыйнап алынса, терлекләрнең баш санын, сөт-ит җитештерүне тагын да арттыра алганнар, шәхси хуҗалыкларда да, мини фермаларда да сөенечле үсеш күзәтелә.

Республикада гамәлдә булган программаларга актив кушылып, районда зур күләмдә капиталь ремонт һәм төзелеш эшләре башкарылган, торак төзелеше буенча план үтәлгән, кече бизнес үсешенә 2019 елда 17,7 миллион сумлык инвестицияләр кертелгән. Мәгариф, сәламәтлек, мәдәният, спорт өлкәсендә ирешкән уңышлары да шактый. Районда демографик хәлнең дә соңгы ун-унике елда тотрыклы булуы бик куанычлы.

– Һәр өлкә буенча матур эшләрегез бар. Аларны дәвам итәргә, авыл хуҗалыгын үстерү юнәлешендәге программаларга активрак кушылырга кирәк. Яшьләрне авылда калдыру, яшь белгечләрне кайтару буенча да ныграк тырышырга кирәк, мөмкинлекләрегез күп, – диде Рөстәм Миңнеханов үз чыгышында. Шулай ук демографик хәлне тагын да яхшырту, хезмәт хакын күтәрү, шәхси эшмәкәрлеккә игътибарны арттыру һәм тиешле ярдәм күрсәтүне даими контрольдә тотарга кушты.

Гөлсинә Хәбибуллина


Фикер өстәү