Татарстанда көчле җил көтелә

Татарстанда уртача салкын һава торышы саклана. Көньяктан талгын җил булачак. Әмма урыны белән аның тизлеге секундына 15 метрга кадәр көчәячәк, дип кисәтә метеорологлар. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Республика территориясендә явым-төшем көтелми. Юлларда бозлавык саклана, дип билгеләп үтә синоптиклар.

Тәүлекнең якты вакытында һава температурасы -3тән алып -8 градуска кадәр булачак.


Фикер өстәү