Дүрт күчмә автомобиль авыл кешесенең сәламәтлеген тикшерде: нәтиҗәсе?

Татарстанда узган елдан башлап авыл кешесенең сәламәтлеген дүрт күчмә автомобильдә тикшерә башладылар. Бу өстәмә медицина ярдәме «Сәламәтлек» һәм «Демография» илкүләм проектлары ярдәмендә башкарыла. 2019 елда әлеге поликлиникалар 18 районда булганнар. Бу эш быел да дәвам иттерелә. «ВТ» хәбәрчесе Чистай районының Татар Талкышы авылында Республика клиник хастаханәсе белгечләренең халыкны ничек кабул итүен күреп кайтты.

Казан белгечләренә күренергә Татар Ялтаны авылы халкын автобуста алып килделәр. Озакламый Татар Талкышы авылы кешеләре дә күренә башлады. Урамда туңып торучы юк. Чират җитүен медпункт бинасында җылыда көтеп утыралар. Күбрәк олы яшьтәге абый-апалар җыелган. Район табиблары, авыл фельдшерлары тикшеренергә килүчеләрдән алдан ук кан һәм белгечләргә күренү өчен кирәкле башка анализларны алган. «Күчмә сырхауханә»гә кергәнче, электрокардиограмма ясадылар. ЭКГ аппаратын үзәк сырхауханәдән яки «ашыгыч ярдәм» бригадасыннан алып торалар икән.

– Аз керемле, ялгыз яшәүче, районга, шәһәргә бару мөмкинлеге булмаган кешеләрне җыярга тырышыгыз, дип кисәттек, – ди Республика клиник хастаханәсенең «мобиль сырхауханә» җитәкчесе Илфак Ярмиев.

«Күчмә сырхауханә» автомобиле райондагы зуррак авылга урнаштырыла.  Кечерәк авыллардан халыкны җирле үзидарә җитәкчесе яки фельдшер җыеп алып килә. РКБ мондый эшчәнлекне узган ел сентябрь аенда Спас районында башлап җибәрде. Белгечләр беренче көнне үк дүрт кешенең шикәр чире белән авыруын ачыклаган.

– Бер авылда соңгы көн эшләдек һәм автомобилебез башка авылга китте. Шунда минем янга олы яшьтәге апа килеп басты һәм: «Улым, кардиологка күренмәкче идем, соңга калдым», – ди. Аны күрше авылга чакырдым. Апа: «Ике авыл арасы – 20 чакрым. Машинам юк, автобус йөрми, җәяү бара алмыйм, аякларым сызлый», – дигәч, уңайсызландым. Безнең хезмәт шундый әби-бабайларга бигрәк тә кирәк. Дистә еллар табибка күренмәүчеләр дә бар, – ди Илфак Ярмиев.

«Күчмә сырхауханә»гә УЗИ аппараты куйганнар. УЗИ белгече, гинеколог чәршәмбе көнне булса, кардиолог, эндокринолог, хирург, невролог көн саен авылга килеп йөри. Сырхауханә эче җылы, белгечләр аерым бүлмәләрдә кабул итә. Районнарда тар белгечлекләрдә эшләүчеләргә, аеруча кардиологка ихтыяҗ зур. Олы кешеләр гипертония, йөрәк, неврология  чирләреннән интегә. Уролог, ЛОР, пульмонолог, гастроэнтерологларны да сорыйлар. Көн дә үк булмаса да, аларның килүе дә оештырыла. «Күчмә сырхауханә»дә эшләү өчен аерым штат каралмаган, барысы да – Республика клиник хастаханәсе сырхауханәсе белгечләре. Эшне бер үк вакытта анда да алып барганлыктан, районга чиратлашып чыгалар.

Казан табиблары кайбер кешене өстәмә тикшеренергә җибәрә, район үзәк хастаханәсенә дә салалар,  РКБга, Казандагы башка дәвалау оешмаларына да озаталар. Анда аларны планлы рәвештә кабул итәләр. Тикшерелергә килүчеләргә ачылган карта РКБ сырхауханәсендә дә саклана. Кеше, өстәмә анализлар тапшыргач, янә белгечләргә күренә ала.

75 яшьлек Рәшидә апа  Зәйдуллинага Казан белгечләре киләсен авыл фельдшеры күптән әйтеп куйган. Зоб, шикәр чире белән авырый ул. Районда анализлар биреп тора, ашыгыч кирәк булганда түләп тә тапшыра икән. Соңгы баруында да 1200 сум акча калдырып кайткан. Шәһәр белгечләрен ошаткан, бик сораштылар, дарулар билгеләделәр ди. Авыл фельдшеры Ольга Ильинаны мактап туя алмый. Ольга ханым Татар Ялтаны авылыннан 16 кешене оештырып алып килгән. Рәшидә апа: «Бер дә авырмый идем, хәсрәтләр бетерде», – ди. Сөяк авыруыннан кызын җирләгән, аннары улы үлеп киткән. Иренең вафатына да кырык ел икән инде.

Фрүзия апа Гыйләҗетдинованың йөрәге авырта. Ул исә бөтен чир дә нервыдан дип саный. Хастаханәләрдә дә ятып чыккан. Районнан «ашыгыч ярдәм» дә чакырталар. «Шәһәргә түгел, районга да чыгып китә алмыйбыз, белгечләрнең үзебезгә килүенә сөенәбез. «Кайсы белгеч килсә дә яхшы. Мондый тикшерүләрне ешрак оештырсыннар», – ди ул. Татар Талкышында яшәүче Гайшә апа Исмәгыйлева, тикшерә торган  аппаратлары күбрәк булсын иде, дигән фикердә. Аның да авырулары санап бетергесез: стенокардия, ишемик чир, гипертония, коксартроз, кан тамырлары варикоз киңәюе… «Кайсы белгечкә барсаң да, диагноз куеп кайтаралар, дарулар билгелиләр, – ди Гайшә апа. – Әллә авыруларым көчәйде, әллә дарулар көчсезләнде, аларның файдасын тапмыйм. Элек бер тиенлек даруны өч-дүрт төймә эчә идек тә, ютәл басыла иде, хәзер төргәкләп эчәсең, йөткерү бетми. Буыннарым борчый, аягым тотмый. Хастаханәләрдә дә ятып чыктым…»

80 нче яше белән баручы Рафаэль абый Мәсгутовта да шушы көннәрдә шикәр чире тапканнар. Тик аның бирешергә исәбе юк. Көн саен иртә-кич скандинавия таяклары белән ике-өч чакрым йөреп кайта икән. Җәй көне авылда бәрәңге, кишер, суган, башка яшелчәләр утырта. Тик ялгызына күңелсезрәк, ун ел элек карчыгын җирләгән. «Күчмә сырхауханә»гә эндокринологка күренергә килгән. Аңа дарулар язганнар, ашау-эчүне җайга салырга кушканнар. «Табибларның килүе яхшы, сырхауханәдә чират тору түгел инде бу», – ди Рафаэль абый.

– Баштарак, эшне башлап җибәргәндә, ничек килеп чыгар икән дип борчылдык. Хәзер аңлап алдык инде. Шәһәр табиблары килеп торсын, без авыл кешеләрен әзерләп торырбыз. Кешедә кызыксыну бар. Авыл җирлекләре, фельдшерлар бергәләп команда булып эшлибез, – ди Чистай районы үзәк хастаханәсенең оештыру-методик кабинет мөдире Оксана Данилова.

Олы кешенең аздан гына күңеле була, дип әйтүләре хак. «Иелеп, бахилга кадәр кидерделәр, өс киемнәрен салырга, кияргә ярдәм иттеләр.  Без андый нәрсә күргәнмени», – дип әйтүчеләрнең йөзендә канәгать елмаю иде. Хәер, белгечләр төрле хәлгә очрый. Бер районда авыл агае: «Авылга машина белән килеп туктадыгыз, бушлай тикшерәбез, дисез. Чын табиблармы соң сез, документларыгызны карарга кирәк», – дип шик белдерә…  Хәер, бу заманда уяулык комачауламый. РКБ «күчмә сырхауханә»се киләсе атнада Әлки районына күченә. Авыл уртасына бер төркем табиблар килеп төшсә, аптырап калмагыз.

Фәния Арсланова


Фикер өстәү