Теләче районында Илкүләм проект кысаларында яңа ферма ачылды

2019 елдан Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы тарафыннан «Кече һәм урта  эшкуарлыкка ярдәм» илкүләм  проекты  кысаларында яңа  эш  башлаучы  фермерларга  ярдәм  итү  буенча   «Агростартап» программасы  гамәлгә ашырыла  башлады.   2 млн сумнан  4 млн сумга кадәр грантларны республиканың барлык  районнарыннан 103 мөрәҗәгать  итүче  алды  инде.  

Энҗе  белән Илнур  Фатыйховлар да  шундыйлардан.  Алар  Илкүләм  проект  кысаларында  мини-ферма төзеделәр.  Фатыйховлар   төзегән  мини-ферма   алар хуҗалыгының  чын бизәге  булып  тора. Терлек  абзары  гына димәссең,  ул   йөзлек   кирпече  белән  тышланган,  идәне  бетоннан, ул хәтта кечкенә бер  матур  йортка охшап  тора.

Сыер абзарының эчке ягы, андагы  җайланмалар шулай  ук  сокландыргыч. Беренчедән, аның  идәне авыш итеп  ясалган һәм  анда улак  урнаштырылган, димәк, сыеклык  бинада озак  тоткарланып  калмыйча,  тышкы  якка   агып  чыга.   Икенчедән,  аран урыннары  бик  тотрыклы  эшләнгән:   азык  салу өчен   утлыклар яртылаш  кисеп куелган полиэтилен торбалардан  көйләнгән, алар  бик нык һәм ябыла  торган  капкачлар белән.  Утлыкка салынган  печәнне сыерлар  идәнгә коеп, әрәм-шәрәм итмәсен өчен  аны  капкач  белән  бастырып  тыгызлыйлар.     Кайгыртучан, сакчыл  хуҗаларга  хас сыйфатлар бу.

Фатыйховлар печәнне  әти-әниләренең  пай  җирләреннән җыялар, аның  мәйданы  —   35 гектар. Алар  күпьеллык  үләннәр үстерәләр.    Клевер печәне хәзер дә  гербарий өчен  җыелган  кебек, барлык  яфракларына  кадәр сакланган.  Алар шулай  ук  болын  печәнен дә  читләштермиләр,  тирә-юньдә  печәнле болыннар  җәелеп  ята. Аны  җыю  өчен  дә, башка эшләрне башкару  өчен  Фатыйховларның техникасы  җитәрлек.        МТЗ тракторы, сабан,  тырма,  культиватор, чәчкечләр, йөк  машинасы  — барысы  да   үзләрендә.  Ә ашлыкны   табышлырак урыннардан  сатып  алырга  тырышалар.  Аны  үзләренең  ваклагычларында  ваклыйлар,  уңайлык өчен  сыер абзарының үзендә  үк  тимер   өсәк  куелган.

“Кече һәм урта  эшкуарлыкка ярдәм” илкүләм  проекты  кысаларында   яңа  эш башлаучы  фермерларга  ярдәм  итү  буенча  «Агростартап»   программасы  барлыкка килгәч,    Фатыйховлар  моннан  файдаланып калырга    ниятлиләр. Теләче  районының Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  идарәсендә  тулысынча  хуплау  алганнан  соң,   алар,  конкурс  өчен  барлык  документларны  җыеп,  тиз арада  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгына заявка  бирәләр.   Конкурс җиңеп,  3 млн сум  грант алганнан соң,  алар, озак  уйлап тормыйча,  бу  акчаларны  эшкә  җигәләр.     Ярты  ел үтәр-үтмәс,  өйләре  янында  диярлек  50 башка исәпләнгән  яңа  сыер абзары   калкып  чыга.  Аның  тирәсе терлекләр  чыгып  йөрерлек  итеп  тимер киртә белән  тотып  алынган,     500 тонна ашлык сыйдырышлы  склад  куелган.    Сыер абазарында   хәзер  30  баш  эре  мөгезле  терлек  бар,  шул  исәптән  13 баш  савым сыеры.    Сөт блогы, азык  өстәле, тирес  җыю  транспортеры, түшәм  җилләткече  көйләнгән. Ферма хуҗаларының  чын  хуҗалар  икәне  күренә.

— Безнең районда  алты  гаилә  «Агростартап» конкурсында  җиңүчеләр булды,   — дип  сөйли  районның  Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  идарәсе   башлыгы    Рәлиф Низамов. – Дәүләт ярдәме  авыл  халкының  эшлекле  активлыгын  арттыруда аеруча  мөһим факторга  әверелеп  бара.  Мартта Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы  эш башлаучы  фермерлар  өчен  яңа  конкурс игълан итәчәк. Тагын да  күбрәк  татарстанлыларга үз эшләрен  ачу  өчен  акчалар алырга  мөмкинлек  ачыла.    Иң мөһиме  — эштән курыкмаска, ә  дәүләт ярдәм  итәчәк!


Фикер өстәү