Укытучыларының уртача хезмәт хакы 41 мең сумнан арткан

Үткән ел нәтиҗәләре буенча Россиядә мәктәп укытучыларының уртача хезмәт хакы 41 мең сум тәшкил иткән, бу, 2018 елдагы белән чагыштырганда, 2 мең сумга күбрәк. Әлеге мәгълүмат узган елда социаль өлкә һәм фән хезмәткәрләренең аерым категорияләре өчен хезмәт хакы түләү өлкәсендә федераль статистик күзәтү нәтиҗәләре буенча бирелгән. Документ «Росстат» сайтында урнаштырылган.

Ведомство мәгълүматларына караганда, Чукотка автономияле округында педагоглар барысыннан да күбрәк ала, анда уртача хезмәт хакы 100,5 мең сум тәшкил итә. Алардан кала Мәскәү — 97,6 мең сум, Ямал-Ненец автономияле округы — 94,3 мең сум, Сахалин өлкәсе — 86,7 мең сум һәм Ямал-Ненец автономияле округы (81 мең сум тирәсе) килә.

Иң түбән хезмәт хакы Төньяк Кавказ федераль округында теркәлгән. Төньяк Осетия-Алания укытучылары иң аз хезмәт хакы ала — 22,1 мең сум. Кабарда-Балкарда — 22,5 мең сум, Карачай-Черкессиядә — 22,6 мең сум, Ингушетиядә — 22,8 мең сум һәм Дагстанда уртача 23,9 мең сум алалар.

Элегрәк Россия мәгариф һәм фән министры Сергей Кравцов белдерүенчә, ведомство укытучыларга тармакта хезмәт өчен түләү мәсьәләсен карый.


Укытучыларының уртача хезмәт хакы 41 мең сумнан арткан” язмасына фикерләр

Фикер өстәү