Казан Кремлендә Президентка мөрәҗәгать юллауның иң кулай формасы хакында искәрттеләр

Казан Кремлендә гражданнар шулар ярдәмендә үз мөрәҗәгатьләрен Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка җибәрә ала торган иң уңайлы алымнар хакында искәрттеләр.

ТР Президентының матбугат хезмәтендә билгеләп үтүләренчә, интернет-мөрәҗәгатьләр ТР Президентының рәсми сайтындагы махсус «Интернет-кабул итү» сервисы аша юлланырга тиеш. Алар «закон тарафыннан билгеләнгән таләпләргә таянып рәсмиләштерелгән очракта гомуми тәртиптә карала».

Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе белән «Татарстан Республикасы Президенты Аппаратының бердәм белешмә хезмәте» проекты да гамәлгә ашырыла. Гражданнар, 8 (843) 264-16-16 телефоны буенча шалтыратып, үз мөрәҗәгатьләрен калдыра ала.

Мөрәҗәгатьләрне шулай ук язма рәвештә дә түбәндәге адрес буенча җибәрергә мөмкин: 420014, Казан, Кремль.


Фикер өстәү