Республикада әзерләнгән дәреслекләрне Татарстанда тикшерәчәкләр

Кайсы сабыйның апасы, абыйсы белән бер мәктәптә укыйсы килмәсен?! Закон чыгаручыларыбыз, ата-аналарның мөрәҗәгатьләренә колак салып, энекәшләре, сеңлекәшләре өлкән туганнары бергә бер мәктәптә белем алырга хокуклы, дигән фикергә килделәр.

Татарстан Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында, бу мәсьәләнең өлгергәнлеген танып, парламентчыларыбыз Татарстан Республикасының мәгариф турындагы законына һәм Татарстан Республикасы Гаилә кодексының 45нче маддәсенә үзгәрешләр кертергә дигән карарга килде. Дөрес, бу рөхсәттән соң, беренче сыйныфка баручы бала туганы белән һичшиксез бер мәктәптә укыячак дигәнне аңлатмый әле. Өстенлек барыбер янәшә йортта яшәгән һәм теркәлгән балага биреләчәк. Инде янәшә йортта торучы ике баланың берсен сайлап алырга туры килгәндә, билгеле, бертуганнары укыган балага өстенлек биреләчәк, дип аңлатты Мәгариф министрлыгы вәкилләре.
Утырышта мәгариф өлкәсенә караган тагын бер мөһим мәсьәлә – дәреслекләргә экспертиза үткәрүне ашыктыру мәсьәләсе күтәрелде. Ягъни Мәскәүдә, РФ Мәгърифәт министрлыгында экспертиза үткәрмичә, методистларыбыз язган дәреслекләрдән укыта алмыйлар. “Бу өлкәдә уңай үзгәрешләр дә бар. Ниһаять, бик кирәкле документ экспертизаны башкару регламенты чыкты. Хәзер экспертиза үткәрергә федераль вәкаләте булган орган үз вәкаләтен милли республикалардагы тиешле органнарга бирә ала. Татарча чыккан дәреслекләргә төп җаваплы орган барыбер Татарстанның Мәгариф министрлыгы булачак дигән сүз бу. Яхшы яңалык бу. Димәк, безгә татар телендә булган дәреслекләрне ашыгыч рәвештә экспертиза аша үткәрергә кирәк булачак. Билгеле, бу эш зур гына чыгым таләп итәчәк”, – дип бедерде бу уңайдан башкалабыздагы 165нче гимназия директоры, Дәүләт Советы депутаты Айдар Шәмсетдинов.
Соңгы елларда экспертиза үткәрүгә җаваплы орган фәкать Мәскәү саналса, хәзер милли телләрдә бастырылган дәреслекләргә җаваплылык республикаларның үзләренә бирелә дип аңларга кирәк моны. Бу гаҗәп тә түгел. Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы каршындагы Милли мәгариф проблемалары институты бетерелгәч (заманында урыс булмаган халыкларның милли мәгарифен үстерүдә шактый зур эшләр башкарган, милли республикаларда филиалларын да ачкан бик мөһим оешма иде әлеге тикшеренү институты) ил башкаласында Россия халыклары телләрендә эш итә торган белгечләр калмады. Былтыр РФ Милли мәгариф проблемалары институты, аның республикалардагы филиаллары кабат оештырылачак дигән хәбәр чыкса да, бу җәһәттә ниндидер җанлылык сизелми әле. Күрәсең, федераль үзәктә мондый зарурлык күрмиләр. Әлеге филиаллар барлыкка килсә, дәреслекләргә экспертиза үткәрү вазифасын рәхәтләнеп аларга тапшырып булыр иде, минемчә.
Бу үзгәрешләрнең тагын бер уңай ягы бар. “Элек дәреслекләрдә экспертиза уздырган кешеләрнең исем-фамилиясе күрсәтелми иде. Еш кына урыс телендә чыккан дәреслекләрдә чынбарлыкка туры килмәгән хилафлыклар, хәтта картографиядә хаталар җибәрелде. Экспертларның исем-фамилиясе куелу җаваплылыкны арттырачак”, – диде депутат.
– Яңа буын татар теле һәм әдәбияты дәреслекләренә дүртенче сыйныфка хәтле генә экспертиза уздырылган. V-IX cыйныф укучыларының дәреслекләренә экспертиза ясауны ашыктырырга кирәк, – дип нәтиҗә ясады бу уңайдан комитет рәисе Айрат Зарипов.

Рәшит Минһаҗ


Фикер өстәү