2020 елда ветераннарга ярдәм итү өчен Татарстан бюджетыннан 200 млн сум бүлеп бирелә

Бөек җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан 34 меңнән артык ветеран Татарстан бюджетыннан ярдәм алачак. Моның өчен 200 млн сум акча бүлеп биреләчәк. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта хәбәр итте.

«Республиканың 34 мең ветеранына өстәмә ярдәм күрсәтеләчәк, әлеге максатларга бюджеттан 200 млн сумнан артык акча бүлеп биреләчәк», — диде Галимова.

Аның сүзләренчә, Татарстан Президенты муниципалитетлар башлыкларына Бөек Ватан сугышы ветераннарына аерым игътибар бирергә кушты. «Барлык дәрәҗәдәге хакимият вәкилләре, бигрәк тә урыннарда, ветераннарга карата аерым кайгыртучанлык күрсәтергә тиеш, бу — дәүләт һәм җәмгыятьнең турыдан-туры бурычы», — дип билгеләп үтте матбугат хезмәте җитәкчесе.

Алдан хәбәр иткәнчә, Россия Президенты Владимир Путин Җиңүнең 75 еллыгына ветераннарга бер тапкыр бирелә торган түләүләр турындагы указга кул куйды. Федераль акчаларга өстәп, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов сугышта катнашучыларга, фашист концлагерьларының балигъ булмаган тоткыннарына, блокадалы Ленинградта яшәүчеләргә 25 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган республика түләүләре турында Карар кабул итте. Тыл хезмәтчәннәре һәм сугышта катнашучыларның тол хатыннары 5 мең сум күләмендә өстәмә түләүләр алачак, диелә хәбәрдә.


Фикер өстәү