“Ватаным Татарстан” “Жди меня” тапшыруына ярдәм итә

21 февраль көнне НТВ каналыннан “Жди меня” тапшыруын карарга онытмагыз.

Казахстаннан Осланов Нурболат   Әфганстанда бергә хезмәт иткән дусты, якташыбыз  Равил Мингалиев студиядә безнең ярдәм белән очраша. Алар, засадага эләгеп,  икесе дә яраланганнар.  Шуннан соң Равилне Ташкенттагы госпитальгә җибәргәннәр. Элемтәләр өзелгән.

“Ватаным Татарстан”  2013 елның август аеннан бирле “НТВ” каналындагы  иң популяр “Жди меня”  тапшыруының ирекле ярдәмчесе дигән статуска ия.  2019 елда без  тапшыруга мөрәҗәгать иткән 12 кешегә  әти-әниләрен, дусларын, туганнарын табып бирә алдык.


Фикер өстәү