Казанда ике юлда тизлекне сәгатенә 80 километрга кадәр арттырырга уйлыйлар

2020 елда Казанда Мамадыш трактында һәм Горький шоссесында тизлекне сәгатенә 80 километрга кадәр арттырырга планлаштыралар. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР Дәүләт автоинспекторы Ленар Габдрахманов хәбәр итте.

Рөхсәт ителгән тизлекне арттыру мәсьәләсе мартта каралачак.

«Мамадыш трактында тизйөрешле режимны арттыру мөмкинлеген Константиновка бистәсеннән М7 трассасына кадәр юл участогында карыйбыз. Мисал өчен, Горький шоссесында Нараттан «Олимпиец» спорт комплексына кадәр, — дип ачыклык кертте Габдрахманов.

Рөхсәт ителгән тизлекне арттыру алдыннан ЮХИДИ хезмәткәрләре юлларның әлеге участокларын тикшерәчәк — анда һичшиксез бүлү киртәләре, җәяүлеләр кичүләре һәм юл чатлары аз булырга тиеш, дип өстәде ул.

«Ләкин бу сәгатенә 80 километр тизлек белән хәрәкәт итү рөхсәт ителсә, сәгатенә 100 километр тизлек белән йөрергә мөмкин дигән сүз түгел», — дип кисәтте Ленар Габдрахманов.


Фикер өстәү