Ә сезгә табиблар вакытында ярдәм күрсәтәме?

Табиб белән 327 мәртәбә шалтыраткач кына сөйләшә алганнар. Чиләбе өлкәсендәге Златоуст каласында әнә шундый хәл килеп чыккан. Баласының температурасы 40 градуска кадәр күтәрелгәч, әнисе ике көн дәвамында телефон аша табиблар чакырта алмаган. Поликлиникада исә бу хәлне кайбер хезмәткәрләрнең үзләре авыруы һәм чакыруларның күп булуы белән аңлатканнар. Ә сезгә табиблар вакытында ярдәм күрсәтәме?

Юрий Степанов, Мамадыш районының бер хуҗалыклы Тәкәрлек авылында яшәүче:

– Шөкер, бер мәртәбә дә авырганым  юк. Шуңа күрә “ашыгыч ярдәм” чакыртырга туры килми. Табигать кочагында яшәүнең файдасыдыр бу. Әле бит мин лаеклы ялга да чыкмаган. Киләчәктә дә сәламәтлек белән проблемалар булмас дип өметләнәм. Әни белән яшәгәндә, табиблар чакырткан булды, вакытында килделәр. Кыш  көне безгә машина керә алмый. Ат җигә идек. Кирәк булса, карда йөри торган чанам да бар. Авыру турында бер дә уйлыйсы килми.

Нәфисә Исмәгыйлова, режиссер:

– Табиблар түгел, кеше үзе ваемсыз. Конкрет очрак турында әйтмим, гомумән әйтәм. Без бөтен нәрсәне килеп терәлгәч кенә кайгырта башлыйбыз. Сәламәтлек белән шул ук хәл. Аннары җаваплылыкны үзебездән төшерергә тырышабыз. Юкса бит бар да гади: спорт белән шөгыльләнергә, дөрес тукланырга кирәк. Иң беренче чиратта син үзең саулыгыңны кайгыртырга тиеш. Табиблар бу эштә киңәшләр генә бирә ала. Әгәр инде хәлең табиб хәленә калырлык икән, димәк организм таушалып, пычранып соңгы чиккә җитеп килә. Табибларның эшләре болай да авыр, шалтыратып та поликлиникага чыга алмауга алар гаепле түгел. Монда кеше факторы үз эшен эшләгән. Постта кеше булмаган, яисә элемтә начар булган. Табиб кулына килеп эләксәң, алар ничек тә ярдәм итәргә тырыша.

Илсур Һадиуллин, Татарстан мәгариф министрының беренче урынбасары:

– Аллага шөкер, өйгә табиб чакырткан юк. Чакыртырга да язмасын. Әмма сәламәтлегемә битараф түгелмен. Бер дә авырыйсым килми. Ел саен бер тапкыр барып күренергә вакыт табам. Тик шунысы бар: мин сүз тыңлый торган пациент түгел. Табибларның әйткәнен үти алмыйм. Искә төшкәндә генә алар кушканча эшләп куям. Болай, үзем табиблар эшеннән бик канәгать.

Зөбәрҗәт Шакирова, беренче группа инвалид (Әтнә районы):

– Узган ел 20 майда миңа Республика клиник хастаханәсендә бавыр күчереп утырттылар. Әгәр шул булмаса, үләр идем, соңгы чиккә җиттем. Хәзер дә, РКБ белгечләре Әлфия Одинцова, Айгөл Рәис кызы белән сөйләшеп торабыз. Нинди генә сорау булса да, алардан сорашам. Кайчан шалтыратсам да, телефонны алалар, сөйләшәләр. Безгә теләсә нинди дару эчәргә ярамый, алар белән киңәшмичә булмый. Кичтән дә, иртән дә шалтыратканым бар. Әтнә табиблары да, даруларга рецептларны чиратсыз язып бирәләр. Даруларны бик җайлы алам. Табибларга рәхмәтем чиксез, атлаган саен рәхмәт әйтәм.


Фикер өстәү